|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2023 Криминал
Миллионнар салынган банкоматны урлаганнар
Тамбов шәһәренең “Карусель” сәүдә үзәгеннән 5,5 миллион сум акчасы белән банкоматны урлаганнар. Маскалар кигән дүрт кеше ВТБ банкоматына килеп, аның беркетмәләрен ватып, джипка салып алып качкан. SHOT Телеграм-каналы язуынча, ахирләр Мичурин урамындагы сәүдә үзәгенә төнлә кергәннәр. Банкомат юклыгын сәүдә үзәгенең сакчысы күреп калган.
Банкоматны Тамбов шәһәре янындагы Полковое авылыннан 500 метр ераклыкта тапканнар. Аны инде, әлбәттә, бушатканнар. Хәзер “Тамбов миллионерлары”н полиция эзли. “Караклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|