поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.05.2023 Җәмгыять

Марат Әхмәтов: Җәмгыять бала өчен укытучы һәм мәктәп кенә җаваплы булырга тиеш дип саный

Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов бала өчен җаваплылыкны укытучы һәм мәктәпкә генә йөкләделәр дип саный.

«Соңгы 10-20 ел эчендә бала тәртибе, белемне үзләштерү мәсьәләсендә җаваплылыкны балалар бакчасы һәм мәктәпкә йөкләделәр. Алар гаепле булып калды. Укытучылар бер сүз әйтә алмый: баланы эшкә җәлеп итәргә, аның тәртибенә канәгатьсезлек белдерергә ярамый. Җәмгыять бала өчен бары тик укытучы һәм мәктәп кенә җаваплы булырга тиеш дип саный», - диде ул «Авыл укытучылары белән данлыклы» I республика форумында.

Аның әйтүенчә, бу мәсьәләне хәл итү өчен һәр кешенең фикерен, мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк булачак, бу – ике яклы процесс. «Укытучы, шәхес буларак, үзен һәрьяклап үрнәк итеп куя белергә тиеш. Җәмгыять аны шундый дәрәҗәдә җаваплы урынга куйган икәнен аңлап эшләргә, шул ук вакытта дәүләт аның хезмәтен бәяли белергә тиеш», - диде ул.

«Ике яклы процесс арасындагы балансны җәмгыятьтә тәэмин итә алсак, дәүләт тарафыннан булган мөнәсәбәт тә үзгәрер. Республикада мәгарифкә мөнәсәбәт өстенлекле. Республика бюджетының чыгымнары өлешендә өчтән берен мәгариф тәшкил итә. Ул – 130 млрд сум күләмендә. Минемчә, республика бүген мөмкин булганны эшли», - дип бәяләде ул.

"Татар-Информ" МА язуына караганда, Марат Әхмәтов авылны үзе бер тулы фәлсәфә дип атаган. «Аны аңлау өчен, күз белән күреп, колак белән ишетү генә дә җитми. Анда яшәп карарга кирәк. Авыл - җәмгыятьнең рухи, әхлакый ныклыгын тәэмин итә торган үзәк. Авылда шушы ныклыкны, беренче чиратта, укытучылар булдыра», - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

«Авылыбызда көннең икенче яртысында кибеткә икмәк кайткан вакытта бик күп чират җыела иде. Мине, укытучы малае дип, чиратсыз керттеләр. Ул чорда авыл кешесе алдында укытучы – искиткеч ак, пөхтә шәхес буларак кабул ителде. Мин укытучыга шундый мөнәсәбәт булган чорда үстем», - дип сөйләде ул.

Ул соңрак тормыш кыйммәтләре үзгәрүен, 1980 еллар ахырында башланган үзгәрешләрнең дә йогынты ясаганын әйтте. «Бүгенге көндә соңгы 30 ел эчендәге җәмгыятьтә булган процессларның нәтиҗәсеннән канәгать булмыйча, шуңа җавап эзлибез. Бу бик авыр җавап, аны дәүләт программалары белән дә хәл итеп булмый», - диде ул.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»