|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2011 Җәмгыять
Хатын-кызлар күбрәкСоңгы сигез елда Россиядә яшәүчеләр саны 2 миллион 200 мең кешегә кимегән. Халык саны илдәге 83 төбәкнең 63ендә түбәнгә тәгәрәгән. Россиядә хатын-кызлар күбрәк. Росстат узган елның октябрендә үткәрелгән Бөтенроссия халык санын исәпкә алуның беренче нәтиҗәләрен игълан иткән. Җанисәп вакытында даими рәвештә илдә яшәүче 143 миллионга якын кешене теркәгәннәр. Моннан алда үткәрелгән халык санын исәпкә алу барышында исә россиялеләр саны 145 миллионнан артык тәшкил иткән. Рәсми мәгълүматларга караганда, хәзер Россиядә 142 миллион 905 мең 200 кеше яши. Белгечләр әйтүенчә, халык саны кимүнең сәбәпләре бик гади. Илдә үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк. Россиядә халык күбрәк Үзәк, Идел буе һәм Себер федераль округларында төпләнгән. Биредә россиялеләрнең 61 проценты яши.
Илдә хатын-кызлар ир-атларга караганда күбрәк. Бу – Россия өчен табигый күренеш, ди белгечләр. Соңгы сигез елда гүзәл затларның саны тагын да арткан әле. 2002 елгы җанисәп вакытында аерма 9 миллион 956 мең кеше тәшкил итсә, хәзер хатын-кызлар ир-атларга караганда 10 миллион 515 мең кешегә күбрәк. Халык санын исәпкә алуда 66 милион 205 мең ир-ат һәм 76 миллион 700 мең хатын-кыз катнашкан. Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, көчле затлар арасында вакытсыз үлү очраклары ешайган. Татарстанда 3 миллион 786 мең кеше яши. Шул исәптән, 1 миллион 752 мең ир-ат һәм 2 миллион 33 мең хатын-кыз бар. 2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда, аларның аермасы шул ук.
|
Иң күп укылган
|