поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.05.2023 Фаҗига

Әнвәр Нургалиевның сеңлесе, 3 бала белән ялгыз калган Диана Сәфәрова фаҗигадә һәлак булган

Әнвәр Нургалиевның якын туганы, 3 бала белән ялгыз калган Диана Сәфәрова фаҗигадә һәлак булган. Кайгылы хәбәр белән җырчы үзе уртаклаша. Фаҗига буласы көн алдыннан гына бергә авылда булганнар. Кайтырга чыккач, өч бала анасы авариягә очрап һәлак булган. Әнвәр Нургалиев сторисларында шул хакта әйтә.

2021 елның августында Диананың ачы язмышы турында "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе Гөлгенә Шиһапова да язып чыккан иде. Шул язманы кабатлап бирәбез.

Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын!

Бар да үзеңнән тора! Башкортстанда яшәүче 30 яшьлек Диана Сәфәрова әнә шулай, ди. Кайчандыр аның да тормыштан туйган, күңеле төшкән вакытлар була. Игезәк сабыйларын алып кайткач, аның гәүдә авырлыгы 40 килога арта һәм ул депрессиягә бирелә. Әмма тырыша, инстаграмда ябыктыру курслары башлап җибәрә. Үзе дә матурлана.

– Тормышымның авыр вакыты иде. Ирем белән бер-беребезне аңламый башладык. Өйдә тавыш-гауга чыгу гадәти хәлгә әверелде. Хәтта кул күтәрүгә кадәр барып җитте. Түзеп карадым, әмма бер мәлне сабырлыгым сынды. Мин балаларымны алып өйдән чыгып киттем. Бер ел буе кешедән фатир яллап яшәдек. Узган ел пандемия аркасында авылга, әти белән әни янына күчендек. Балаларымны үзем тәрбияләргә тырышам. Әмма кайбер вакытта әти-әниемә дә калдырып китәргә туры килә. Әлегә үз куышыбыз юк. Әмма киләчәктә булыр дип өметләнәм, – ди Диана. – Кызыма 6 яшь, ул икенче елга мәктәпкә барачак. Улларыма тиздән дүрт яшь тула. Бар теләгем – аларны аякка бастыру. Өч бала белән ялгыз калырмын дип уйламаган идем. Ирем белән икебезнең арадагы салкынлык балаларга күчмәс дип өметләндем. Тик әтиләре сабыйларым белән дә аралашмый. Юкса, аларның очрашып торуына беркайчан да каршы килмәгән идем. Менә шуңа күрә, миңа алар өчен әни дә, әти дә булырга туры килә.

Дианага карап үзгәрергә теләүчеләр бик күп. Күп кенә кызларга үз киңәшләрен дә бирә ул. 

– Тормышының кадерен белеп яшәгез. Әгәр сиңа кыен икән, башка юлны сайла. Беркайчан да зарланмаска кирәк. Һәркемнең тормышы үз кулында. Әлбәттә, үзгәрү җиңел түгел. Уйларны дөресләргә, күп кенә авырлыкларны үтәргә кирәк. Әмма тырышсаң, бар да була. Ялгыз бала үстерүче әниләргә, көчле булырга, балаларны яратырга кушар идем. Уйларыңны дөресләсәң, бар да башкача, син теләгәнчә булачак, – ди ул. Диана белән аралаша торгач, без аның җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы икәнен белдек. Диана туганнары турында яратып сөйләде. Бердәм, дус-тату икәнлекләрен әйтте.   

– Нинди генә хәлләр булса да, без гел бергә. Шатлыгыбыз да уртак, кайгыбыз да уртак. Абыебызны бик яратабыз, – ди ул. – Кем генә булсаң да, кешелек сыйфатларын саклап калырга кирәк. Беркайчан да ялгышмам дияргә ярамый. Матур гына барган тормыш, кинәт кенә үзгәреп тә куя ала икән. Үзеңә килгән сынауны уза белергә кирәк. Яшермим, минем дә күңелсез чаклар күп булды. Өч баламын кочып елаган чаклар да күп иде. Шөкер, хәзер бар да яхшы. Мин тормышны яратам! Әллә ниләр турында хыялланмыйм да. Иң мөһиме – исән-сау булыйк. Калганын булыр әле! 


---
Матбугат.ру
№ --- | 09.05.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»