|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2023 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдинова дин турында: «Я керергә кирәк, я кермичә түзәргә кирәк»Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова дин турындагы кызыклы уй-фикерләре белән уртаклаша. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул болай ди: «Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанам. Аңа ниндидер арадашчылар аша мөрәҗәгать итәсем килми, чөнки мин – аның баласы. Ул теләмәсә, мин тумас идем. Турыдан-туры мөрәҗәгать итәм аңа.
Күп кенә дин әһелләре белән килешмим, дингә «кереп-чыгып» йөргәннәрне аңламыйм. Кемгәдер акыл өйрәтеп, шул ук вакытта урлап, хыянәт итеп, алдашып, зур гөнаһлар эшләп, елына 1 тапкыр иң симез сарыкны чалдырып, «гөнаһларым юылды» дип уйлаган кешеләрне кабул итеп бетерә алмыйм.
Дингә я керергә кирәк, я түзәргә кирәк кермичә. Кереп-чыгып йөри торган әйбер түгел ул», – ди җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|