поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
05.05.2023 Язмыш

«Ничек шалтыратып: “Эльвира үлде”, дип хәбәр итәргә?»

20 апрельдә Әлки районы Урта Әлки авылы янындагы юлда йөк машинасына килеп бәрелгән “Рено Сандеро” автомобиле йөртүчесе – 32 яшьлек Эльвира Кыямова һәм һәм аның пассажиры – 60 яшьлек Нина Родионова һәлакәт урынында ук җан бирә...

Республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, 1990 елгы хатын-кыз автомобиль белән идарәне югалтып, каршыга килгән “КамАЗ” машинасына бәрелә, дамба астына төшеп китеп, берничә тапкыр әйләнә.
Һәлак булган ике хатын-кыз да иминиятләштерү агенты булып эшләгән. Аларның Борискино авылыннан кайтып барышлары булган.
 
“Оешмабыз өчен зур югалту”
“Росгосстрах Банк” җәмгыятенең Базарлы Матак агентлыгы җитәкчесе Фәрит Ибәтов мәрхүмәләрнең 22 апрель көнне өйләдән соң Базарлы Матак авылында җирләнгәнен әйтте.
 
– Икесе дә Базарлы Матакта яшәде. Эльвира Кыямова бездә агент булып 8 ел эшләде. Нина Родионова – безнең ветераныбыз, иминият системасында 38 ел эшләгән, остазыбыз, районда белмәгән кешесе юк, – диде безгә Фәрит Ибәтов. – Эльвира өченче балага декрет ялына киткәч: “Бала табам да, эшкә чыгам”, – дип әйтә иде. Без аңа:  “Әле тиз генә эшкә чыкмассың”, – дигән идек. Баласына ике ай булдымы икән, улын каенанасына калдырып, эшкә чыкты. Менә бит ничек әниле-кызлы булып яшәгән алар. Без дә эштә бер гаилә сыман булдык. Җәен җиләккә, кышын чаңгы шуарга чыгабыз. Туганлашып беттек. Нинди генә мәсьәлә килеп тумасын гел бергә чишә идек. Бөтен уйларыбыз уртак булды. Кызлар көн дә искә алып елый. Әле Спас районыннан да авыл кешеләре килгән иде, алар да бик юксынып искә алдылар. Бик мөлаем, һәркемгә ачкыч таба торган кешеләр де шул. Безнең эштә башкача була да алмый. Эштән кояштай балкып чыгып киттеләр.  Соңрак шундый авыр хәбәр җиткерделәр. Оешмабыз өчен зур югалту. Булдыра алганча, гаиләләренә ярдәм итеп торачакбыз, Аллаһ боерса. Гаиләләренә сабырлык инде!..
 
“Ахыргача ышанмадык”
Эльвира Кыямова Базарлы Матакка килен булып төшкән. Әлки районының Ташбилге авылы кызы. Тормыш иптәше Айдар белән, аның әти-әнисе янында яшәгән.
– Киленебез Эльвираны җирләгәнгә берничә көн генә үтте әле, балаларны үзләрен генә калдырганыбыз да юк. Кайгыбызны уртаклашып, көн дә кеше килә. Күпме планнары, хыяллары чынга ашмый калды, – диде безгә мәрхүмәнең каенсеңлесе Алия Нуруллина. – Абый өстенә карарга да куркыныч, ни үле, ни тере дигәндәй. Эльвира киткәч, түгәрәк дөньябызның бер почмагы китекләнде. Өч баласы ятим калды. Ул көнне мин эшләрем чыгып Юхмачы авылына юл тоткан идем. Кайтыр юлда Урта Әлки янындарак миңа бер машина сигнал бирде, тизлекне киметтем. Карасам ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм башка машиналар җыелган. Юл кырыенда тимер өеменә әйләнгән машина ята, карарлыгы да калмаган инде. Шок хәлендә туктап калдым. Күз алдымда булды бу хәл. Биш минут элек кенә юл һәлакәте булган. Автомобиль салонындагы Эльвира белән Нина Николаевнаны алу өчен машинаны кискәләргә туры килде. Башымда бары бер сорау бөтерелде, абыйга шалтыратып, ничек итеп: “Эльвира үлде”, дип хәбәр итәргә? Бу сүзләрне аңламыйча, аңларга теләмичә тинтерәдем. Иң авыры, йөрәкне әрнеткәне – бу кара хәбәрне балаларга ничек җиткерергә? Айдарга шалтыраттым. “Нишлисең, утырып торасыңмы, барасыңмы?” – дим. Ул ерак юлларга товар ташый, бу юлы да Самарага юл тоткан иде. Ул нидер шикләнде. Шунда ук: “Син болай гына шалтыратмыйсың, ни булганын сөйлә”, – ди. “Эльвира һәлакәткә юлыккан”, – дим, үлгән икәнлеген әйтмәдем. Айдар әйтә, “Телефонга кайгы уртаклашкан смслар килә, ни булган соң?” – ди. Ул бит ерак юлда, хәзер аңа әйтсәм дә, шул ничәмә-ничә чакрымнарга сузылган юлны кайтасы да бар бит әле. Руль артындагы кешегә ничек бу кайгыны әйтәсең ди инде. “Реанимациядә ул”, – дип әйтергә туры килде. Әмма “изге теләктәге” кешеләр табыла бит, абыйга шалтыратып инде хәбәр дә бирергә өлгергәннәр. Шуннан соң начальнигына шалтыраттык, Самарадан кайтканда артыннан тагын бер машина озата кайтты. Ахыргача табиблар ялгышкан, менә хәзер күзен ачар, комага гына киткәндер, дип уйладым бит. Аннан соң моргка алып киттек. Башы, муенына бик каты зыян килгән. Төп бәрелү Нина Николаевна ягына туры килгән. Аңарда да күпсанлы җәрәхәтләр ачыкланган.
 
Алия сүзләренә караганда, Эльвираның алдында барган җиңел машина ике зур машинасын узарга чыга. Эльвира да аның артыннан тәвәкәлли. Теге машина каршы яктан килгән машинаны күреп кире үз попосасына чыгып өлгергән. Эльвира да тизлеген киметкән, әмма үз полосасына күченергә зур йөк машиналары юл бирмәгән, дигән фараз бар. Эльвираның машинасы каршыга килгән“КамАЗ”га бәрелә.
 
 
– Абыема 34 яшь, олы уллары Даниярга гыйнварда 12 тулды, 5нче сыйныфта укый. Кызлары Зөһрәгә 2022 елның октябрендә 10 яшь булды, кечеләре Батырга 30 апрельдә 4 тулачак. Балалар әниләренең үлеме турында белә, олысы үзе үк әнисен җирләүдә катнашты. Зөһрә белән Батыр әлегә аңлап бетерми. Кичә генә Зөһрә муеныма сарылды да: “Хәзер син минем әнием булачаксың”, – диде. Кечесе дә берничә тапкыр миңа: “Әни!” – диде. Сабыйлар шул, аларга әни назы кирәк. Сырпаланырга, иркәләнергә яраталар. Эльвираны җирләгәннән бирле, аларны бер минутка да калдырмыйбыз. Гел сөйләшәбез, укуларыннан да, балалар бакчасына йөрүдән дә калдырмадык. Алар яшьтәшләре янында барыбер онытылып тора, – ди Алия.
 
Айдарга кайгысыннан айнырга балалары һәм янәшәсендәге якыннары булыша. Нишлисең, үлгән артыннан үлеп булмый, диләр бит. Киткәннәрне искә алып, аларга багышлап догалар укып, аларны сагынып яшәргә генә кала инде.
 
«Кызым китте...мәңгелеккә»
– Эльвираны: “Кызым минем”, – дип йөртә идем. Спас һәм Әлки районында без басмаган авыл, урам калдымы икән. Фотоларына карыйм да: “Без бит синең белән ике районны аркылыга-буйга йөреп чыктык”, – дип елыйм. Нина Николаевна – минем килендәшем. Аны да иминиятләштерү системасына мин алып килдем. Эшебез бик тә тынгысыз һәм җаваплы. Ике көнгә ял алган идем. Шуңа да ул көнне алар янында булмадым. Ходай шулай кушкандыр, дим. Нинаның бер кызы Чабаксарда яши, кияве хәрби, 10 апрельдә махсус хәрби операция зонасына озаттык. Әле дә бернинди хәбәре юк. Менә шул борчулар белән яшәде Нина соңгы көннәрендә. Әле кызлары Базарлы Матакта, әтиләре янында, – дип елый-елый сөйләде безгә Любовь Родионова. 
 
Тормыш шулай килү-китүләрдән гыйбарәт. Сынмаска, сыгылып төшмәскә дип телисе генә кала әлеге ике гаиләгә.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 05.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»