|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2023 Криминал
Икенче сыйныф укучысы вейпка алданып интим фотоларын бер ир-егеткә җибәргәнРоссиянең төрле төбәкләреннән мәктәптә укучы кызлар Волгоградта яшәүче 19 яшьлек егеткә интим фотосурәтләрен җибәргәннәр. Фотосурәтләр өчен егет аларга вейп бүләк итәргә вәгъдә биргән. Сәер язышуны кызларның берсенең телефонында әнисе күреп калган. Моңа кадәр икенче (!) сыйныфта укучы кыз бер ай дәвамында фотосурәтләр өчен электрон тәмәке алып бирәм дип ышандырган яшь ир белән мессенджерда аралашкан.
Тоткарлангач, яшь ир үзенең бу гамәлләрен хатын-игътибары җитешмәве белән аңлаткан. Янәсе, кызлар белән язышып, ул үзен-үзе тынычландырган. Яшь ирнең телефонында төрле шәһәрләрдә яшәүче 26 кыз бала фотосурәтләре табылган.
Телефон һәм интернет булу прогрессны шактый тизләтә, әлбәттә. Тик менә бала-чага бар буш вакытын шул телефонга багышлый шул. Икенче сыйныфта укыганда без нишли идек? Язын гөрләвекләр акканда кәгазьдән ясалган көймә йөздерә, курчак уйный идек, аларга кием тегә идек, кышын тау шуа идек, гомумән урамнан кайтып керми идек, әти-әниләр эзләп тә ала алмый иде, барыбыз да укырга яратмасак та, китап уку “модада” иде,төрле балалар журналлары алдыралар иде, велосипедта йөри идек. Ә хәзер?..
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|