|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2023 Криминал
Хатыны җан бирү белән аның исеменнән кредит алганСыктывкарда яшәүче бер ир хатыны үлгән көнне үк аның телефоны аша банктан кредит алуга гариза җибәргән. Уңай җавап килеп, картасына 498 мең сум күчкән, ә аннары тагын 50 мең сум алган. Моңа өстәп ир тагын 600 мең сумга "заявка" җибәргән, тик бу юлы гаризаны банк кире какккан. Акчаны кире кайтармас өчен тол ир мирастан баш тарткан, чөнки бурычлар да мирас итеп алына. Аннары мәрхүмнең телефонын 35 меңгә ломбардка тапшырган.
Кырын эш кырык елдан соң да беленә, диләр бит. Бу ирнең үлгән кеше исеменнән кредит алуы ачыкланган. Хокук саклау органы хезмәткәрләре эзәрлекли башлагач, ир дөресен сөйләп биргән.
- Әйе, алдым, - дигән. - Чөнки хатыным исән чагында аны дәвалауга бик күп акча китте, әмма терелмәде, - дигән.
Кредит акчасының бер өлешен ул хатынын җирләүгә сарыф иткән.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|