|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2023 Ир белән хатын
"Иремнең сөяркәсе белән бергә яшибез..."Бу вакыйга белән 35 яшьлек хатын-кыз социаль челтәрләрдә уртаклашкан. Ул болай дип яза: "7 ел ирем белән яшәгәннән соң аерылдык. Шул вакыт эчендә бергәләп ипотекага фатир сатып алдык. Ә хәзер шуны бүлешә алмыйбыз. Сатып, акчасын бүлешергә дигән идем, аның алай эшлисе килми. "Фатирны калдырып чыгып кит", - дип миңа кычкыра. Ә мин урамда яшәргә тиешме?
Бер көнне өйгә сөяркәсе белән кайтты. Менә шулай өчәү бергә яшибез инде: мин - бер бүлмәдә, алар - икенчесендә. Шул хатын-кыз да оялмыйча безнең фатирда тора бит", - дип язган ул.
Фото: ru.freepik.com
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|