|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2023 Матбугат
Казанда ТВ-журналист Фаил Мөхәммәтовны искә алдылар. Быел аңа 65 яшь тулган булыр иде (ФОТО)«Ул яшәргә ашкынды». Нәкъ шундый исемдә Татарстан Журналистлар берлегендә озак еллар телевидениедә эшләгән танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фаил Мөхәммәтовны искә алу булды. Чара Фаил Талип улы рухына дога кылудан башланып китте. Коръән сүрәләрен «Яңа гасыр» телеканалының «Манзара» тапшыруы баш мөхәррире Илдар Кыямов яңгыратты. Искә алу кичәсен алып барган журналистлар берлегенең Башкарма директоры Ралия Фәтхетдинова иң элек сүзне Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясенең радио хезмәте җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтовка бирде. Һәм ул Фаил Талип улының кыска гына гомерендә телевидение тарихында үзеннән эз калдырган олуг журналист икәнлеген әйтте. Тәүфыйк Камартдин улы Фаил Мөхәммәтовның эшчәнлеген югары бәяләп, истәлекләр китабын чыгарырга кирәклеген ассызыклады.
Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Фаил Мөхәммәтовка багышлап телевизион таршыру эшләгән булган. Аны Фаил Талип улының шәкерте, танылган журналист Мөршидә Җиһан әзерләгән. Видеоязма искә алу кичәсендә күрсәтелде.
Чирмешән районы якташлык җәмгыяте, Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы директоры Раушания Сәүбәнова чын йөрәгеннән чыккан истәлекләре белән уртаклашты. Соңыннан Фаил Талип улы истәлегенә җыр башкарды.
Чарада телевидениедә озак еллар баш мөхәррир булган Индус Сирматов, режиссер булып эшләгән Дания Гаязова, заманында музыкаль тапшыруларны алып барган, мөхәррир Наилә Яхина, «Нәсыйхәт» тапшыруларын әзерләгән журналист Ләйсирә Фазлыева Фаил Мөхәммәтов белән эшләгән дәверне искә алды. Казан Федераль университеты профессоры Вәсил Гарифуллин Фаил Мөхәммәтов белән бер редакциядә иҗат итүләре турында сөйләсә, ветеран журналист, Балык Бистәсе районында яшәүче шагыйрь Вәзыйх Фатыйхов бергә укыган студент елларын искә төшерде. Якташы, «Безнең Чирмешән» газетасы баш мөхәррире, ветеран журналист Кадыйр Гомәров район газетасындагы эшчәнлекләрен сөйләде.
Быел Фаил Мөхәммәтовка 65 яшь тулган булыр иде. Кешеләргә ярдәмчел, эшчән, җитез, һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы талантлы журналист Фаил Мөхәммәтовның бакыйлыкка күчүенә 18 ел вакыт узып киткән. Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясендә продюсер булып эшләүче бертуган энесе Фәнис Мөхәммәтов «Без ишле гаиләдә тәрбияләндек, балачактан эшләп үстек, абый миңа терәк булды» дип күңел хатирәләрен яңартты. Фирдәвес ханым Мөхәммәтовлар гаиләсенә килен булып төшкән көннәрен сөйләде. Күңел түрләреннән чыккан рәхмәт сүзләрен җыр телендә дәвам итте.
Чарада катнашучылар фикерләрен Фаил Мөхәммәтовны искә алуны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтү белән тәмамлады. Киләчәктә танылган журналистның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә Фаил Мөхәммәтов укыган мәктәп бинасы диварына мемариаль такта кую хакында да сүзләр әйтелде.
Искә алу кичәсен Татарстан журналистлар берлеге, Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе, Чирмешән районы якташлык җәмгыяте оештырган иде.
Флюра АБДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|