|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2023 Җәмгыять
Фәнис Җиһаншинны бүген Пошалым авылында җирлиләрКүп еллар «Барс-Медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек иткән, бик күп артистларның клипларын, концертларын төшергән видеооператор Фәнис Җиһаншин вафат булган, дип язган идек. Аның гомере реанимациядә өзелгән. Авыр хәбәр белән социаль челтәрләрдә Фәниснең иҗатташ дуслары уртаклаша. "Фәнис белән эшләү рәхәт, җиңел булды. Тыйнак, эш сөючән, тәрбияле, итагатьле татар егете иде ул. Безнең бик күп концертларыбызда видеооператор буларак катнашты", - дип искә ала Рифат Фәттахов.
Фәниснең башында ямаш шеш булган. Аны бүген Арча районы Пошалым авылында җирлиләр. Урыны оҗмахта булсын. Якыннарына сабырлык телибез.
--- |
Иң күп укылган
|