|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2023 Киңәш-табыш
Кайсы үлән нинди авырудан файдалы
Кайсы үләннең нинди авырудан файдалы икәне, хәзер нәрсәләрне җыеп калырга кирәклеге хакында үләнче Фирая Захарова белән сөйләштек. — Яз көне беренче булып баш калкыта торган үләннәрдән үги ана яфрагы белән тузганакны атарга мөмкин. Кемдер тузганакның тамырын җыеп киптерә, икенчеләре кайнатмасын әзерли.
Бу чәчәк ашкайнатуны яхшырта, нерв системасын тынычландыра, сипкелләргә каршы да нәтиҗәле, диләр. Үги ана яфрагы исә сулыш юллары ялкынсынганда, бронхит, астма вакытында, томау төшкәндә файдалы.
Яз башында бака яфрагы (подорожник), кандала үләне (донник), цикорий, кыр наратбашы (хвощ полевой), каен яфрагын да җыярга була. Мокрица үләнен укроп, петрушка сыман яшел тәмләткеч буларак ашарга мөмкин. Ул калкансыман биз авырулары вакытында файдалы, аксымга бай.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|