поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
13.04.2023 Дин

Петербургның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесе узды

Изге Рамазан ае бара һәм мәчетләрдә, өйләрдә ифтар ашлары уздырыла. Бу – бик күркәм һәм саваплы гамәл. Мәһабәт архитектура бинасы булган Җәмигъ мәчете стеналарына гына сыярга теләмичә күңелләрне рухландырып һәм дулкынландырып Коръән авазлары яңгырый. Рамазан ае гафу итү, мәрхәмәт һәм бәрәкәт ае. Һәр мөселман өчен үз ниятенең дөреслеген аңлау мөһим. Рамазан ае шулай ук хәйрия ае. Рамазан ае – үзенчәлекле ай: Коръән уку, Аллаһны искә алу, Аллаһка яраклы эшләрне башкару өчен бүләк (савап) дистәләгән тапкыр арта.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд әйткән: “Рамазан аенда ураза тотучы һәркемгә, чын иман һәм Аллаһның рәхмәте белән, аның үткәндәге барлык гөнаһлары кичереләчәк”.

Ислам – иң яшь дин һәм христиан диненнән соң икенче урында тора, ул дөньякүләм дин, шулай ук, монотеистик Ибраһим дине. 28 илдә ислам дәүләт дине яки рәсми дин булып тора.

Исламга нигез салучы – Мөхәммәд пәйгамбәр. Изге китап – Коръән. Ислам җан өчен илһам. Тәхкыйк (истина) безгә һәрнәрсәне халык кылучы Аллаһыдан иңдерелде. Аллаһыбыз рәхимле. Пәйгамбәребез Мөхәммәд.

Ислам – Аллаһ дине. Ул тәкъва (благочестивый) коллар өчен. Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәр өчен бу тармак. Үз эченә исламның нигезен тәшкил итүче һәм барлык мөселманнар өчен мәҗбүри булган шәригатьнең биш төп күрсәтмәсен: шаһадә, намаз, зәкать, хаҗ, Рамазан аенда ураза тотуны ала.

Төньяк башкаланың төзекләндерүдән соң күркәм төс алган Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесләре дәвам итә. Без булган көнне ифтар мәҗлесен мөселманнар Согруб Исматов, Бәхтияр Исматов һәм пешекче Илдар Хәйдәров оештырган иде.

Мәһабәт архитектура бинасы булган Җәмигъ мәчете стеналарына гына сыярга теләмичә күңелләрне рухландырып һәм дулкынландырып Коръән авазлары яңгырады. Җыелучылар бергәләп намаз укыды. Әти – әнисенә ияреп килгән дүрт – биш бала шушы дини күркәмлекне арттырды һәм ямьләндерде.

Күп дини бәйрәмнәр күргән мәчетнең мәҗлес табыны бу кичне дә бик бай иде. Хуш исләр белән тәм тараткан пылау янына мәктәй кызыл помидор һәм сусыл кыярдан ясалган салат та куелгач, ул тагын да ямьләнде.

Һәр ел саен Рамазанда Уразаның беренче көннәреннән башлап, Санкт-Петербург һәм Россиянең төньяк-көнбатыш Мөселманнары диния идарәсе үз ифтарларын үткәрә. Елдан-ел ифтар мәҗлесендә катнашырга теләүчеләр саны да милли төрлелек тә арта.

Тарихтан күренгәнчә, халык һәрвакыт дингә ихлас ышанган һәм тоткан. 1704 елда салынган, хәрби диңгез флотының Дәүләт архивы фондларында табылган мәгълүматларга караганда, мөселман хәрбиләренә гыйбадәт кылу өчен биналар, казармаларда, шул исәптән Таврия сараенда һәм Михайловский замогында урын бүлгәннәр. Зур дини бәйрәмнәрдә елына ике тапкыр мөселманнарны өч көн хезмәт итүдән азат иткәннәр.

Заманында Санкт-Петербургта Америка Кушма Штатлары Генераль консуллыгында мөселманнар өчен беренче ифтарлар оештырылган.

Берничә ел элек төньяк башкалада Ислам мәдәни үзәге бик актив эшләде. Ул төрле милләт вәкилләрен берләштерде. Рамазан ае җитү белән беренче хәйрия кичәләре-ифтарлар үткәрелде. Санкт-Петербургның Ислам мәдәни үзәге мохтаҗларга: студентларга, пенсионерларга, авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә азык-төлек өләште.

Рамазан аенда хәйрия кичке ашларының беренче чираттагы максаты – Аллаһның канәгатьлеге, иман итүчеләр өчен иң мөһим күрсәтмәне аңлату – якыннарына мәрхәмәтле булу.

Шунысын да әйтергә кирәк, Санкт–Петербург һәм төньяк–көнбатыш мөселманнары дини идарәсе рәисе, мөфти Равил Панчеев җитәкчелегендә дини мәҗлесләр Нева буендагы шәһәрдә һәр елны зур оешканлык белән үтә.

Ифтар мәҗлесен оештыручыларга ихлас күңелдән рәхмәт. Күңелләреннән иман нуры беркайчан китмәсен.


---
Piter.tatar
№ --- | 13.04.2023
Piter.tatar печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»