поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
23.03.2011 Ир белән хатын

Кәләш – кичәнең королевасы!

Мәгриб (Марокко) илендә туй иң матур мәҗлесләрнең берсе булып санала. Традиция буларак, Мароккода туйны төнлә бәйрәм итәләр. Кияү белән кәләшнең тормыш дәрәҗәсен, җитешлеген кунаклар санына, өстәлнең муллыгынна, бәйрәм итә торган бүлмәнең сыйдырышлыгына карап бәялиләр. Өйләнүчеләрнең матди якларына карамыйча, бу чара тиешле дәрәҗәдә узарга тиеш.

Җирле халык фикеренчә, туй ул бәйрәм генә түгел, ә үз – үзеңне күрсәтә торган урын да. Хатын-кызлар бу мөмкинлекне ычкындырмыйча матур киемнәр, елмаю һәм биюләр белән үзләренә җәлеп итәләр. Алтын бизәкләр Мароккода иң яхшы бүләк һәм абруйлык билгесе булып санала, алай гына да түгел, ире үлсә яки гаилә таркалса, алар мәһәр булып тора.

 

Барлык бу - күз буяулар ахырда үзенә күрә бер гадәткә әйләнеп кайта. Шуның өстенә иң абруйлы хатын-кызлар үзләренең билләренә уч төбе калынлыгында булган алтын билбаулар киеп куялар. Туй барышында бертуктаусыз музыка уйный, барабан тавышлары, милли музыка кораллары кияү белән кәләшне шатландырып тора.

 

Кәләш- кичәнең королевасы!

 

Шулай итеп, бөтен туй мәхшәре кәләш тирәсендә әйләнә. Ул үзәк фигура булып тора, гореф-гадәт, традицияләр күбесенчә аңа юнәлдерелгән. Кәләш өчен бу бәйрәм тәнне чистарта торган сөтле ваннага керүдән башлана. Аннан соң кына белән тәнгә рәсем (менди) ясыйлар. Күп гарәп хатын-кызлары моны бәхет китерүче һәм кайгылардан саклаучы ырым дип саный. Шулай итеп, кәләшкә рәсем ясыйлар, ә калган кынаны җиргә күмәләр-никахны һәм иренеңне «читкә китүдән» саклар өчен.

 

Туй күлмәген кияр алдыннан кәләш ярдәмчеләре аның чәчен матурлыйлар, бизәндерәләр һәм кыйммәтле, затлы бизәнгечләр белән бизиләр. Шулай ук кәләшнең башына бит челтәре белән тукылган баш киеме кидерәләр.

 

Монда искиткеч туй күлмәкләре тегәләр. Алар төрле тукымалардан (атлас,ефәк, тафта-юка тукыма, муслин) озын һәм киң, чигелгән, ялтыравыклы һәм киң билбаулы булалар. Бу киемнең ике төре була-кавтан һәм тҗкшейта. Тҗкшейта ике күлмәктән тора, беренче каты юка ефәк тукымалардан тегелә, икенче каты бәрхет, хәтфәдән. Кавтан исә чигелгән, киң җиңле озын күлмәк, аның өстеннән киң алтын билбау киелә.

 

Бәйрәм барышында кияү белән кәләш берничә кат киемнәрен алыштыралар. Кәләш, мәсәлән, 6-7 тапкырдан да кимрәк түгел. Бу очракта ярдәмчеләрсез булмый, чөнки бер кием берничә килограмм авырлыгында һәм аның катлаулылыгы кәләш өчен сынауга да әйләнергә мөмкин.

Парларның һәрбер чыгышын оркестр һәм кунаклар махсус җырлар белән зурлап каршы ала. Бу җирләргә хас булганча, кәләшнең дуслары-негаффа- кияү белән кәләшне күмәкләшеп данлыклыйлар. Чыгышлардан соң, парлар тәхеткә утырып, кунаклардан махсус котлаулар алалар, теләгәннәре фотога төшә. Менә шундый ике – өч чыгыштан соң кунакларга тәмле ризыклар чыгара башлыйлар.

 

Маркко табынының могҗизалары

 

Традиция буларак беренче итеп өрек һәм кара җмеш белән томалап пешерелгән ит чыгарыла аннан соң – пастелла. Пастелла – ул катлы бәлеш, аның катлары: томалап пешерелгән тавык итенең кисәкләре, кыздырылган һәм шикәр белән тарттырылган бадәм агачы чикләвеге, шикәр белән томалап пешерелгән суган һәм вак кына туралган кыздырылган йомыркадан тора.

 

Өстәвенә, барысы да эретелгән атланмай белән сеңдерелгән. Гаҗәеп тәмле ризык барлыкка килә. Десертка исә җиләк-җимешләр чыгарыла-җир җиләге, әфлисун, алмалар һ.б. Моның белән сый-хөрмәтнең беренче өлеше генә тәмамлана. Соңрак тәм-том әйберләре, татлы ашамлыклар белән чәй һәм төрле эчемлекләр чыгарыла.

 

Шуннан соң гына мәҗлеснең тәмамлану өлеше башлана. Кияү белән кәләшне күтәреп йортә торган утыргычларга аерым утыртып, гомуми котлаулар өчен югарыга күтәрәләр һәм бу бәйрәмнең иң югары ноктасы дип тә әйтеп була.

 

Оркестр уйный, барабаннар тавышы тынмый, кунаклар биеп, күңел ача. Шуннан соң, кәләшне кияүгә тапшыралар, икесен дә түрдә күтәреп йөриләр, җитмәсә, күтәреп йөртүчеләр бии-бии йөриләр. Кияү сөйгәненә бик күп бүләкләр бирә-алтын бизәгечләр, аяк киемнәре, өс киемнәре. Бүләкләр бүлмәнең иң зур урынын алып тора, шуңадыр да Мароккода күп хатынга өйләнү киң таралмаган.

 

Ахырда кәләш традицион ак күлмәген киеп, ире белән өстәлләр аша үтеп, һәрбер кунакка рәхмәтләрен белдереп, конфет белән сыйлыйлар.

 

Аннан соң парлылар, кунаклар белән саубуллашып, беренче никах төнен үткәрергә отельга юнәләләр. Шуның белән бәйрәм тәмамланган дип санала, кунаклар таралыша башлый.


Сәйдә БАРУДИ
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»