|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2023 Язмыш
"Мәрхүм иремнең тавышы аякка бастырды"“Барысына да моннан күп еллар элек булган коточкыч фаҗига сәбәпче”, — ди язма герое, шагыйрә Раушания Сафина (Ходайбердина). ...Ялт иткән яңа фатирда рәхәтләнеп яшисе дә бит, тик язмышлары башкача карар кыла шул. Яшь гаилә коточкыч юл һәлакәтенә тарый. Раушания ханымның тормыш иптәше ике атнадан соң хастаханәдә җан бирә, ә үзе исә умыртка баганасына зыян килеп, бөтенләй хәрәкәтсез хәлгә килә.
— Башым гына исән калды. Бүтән бер җирем дә селкенми иде. Ике ай яшәү өчен көрәштем, улларымны ятлар кулына калдырасым килмәде, — дип искә ала ул вакытларын.
Хастаханәдән чыгып берничә көн үткәч, мәрхүм иренең тавышын ишетә ул.
— “Тор, тор”, — дип боерды ул берничә тапкыр. Шулчак үзем дә сизмәстән утырган җиремнән торып бастым. Әни белән икебез дә ушыбызга килә алмый бер-беребезгә карашып тордык. Торуын тордым, тик ничек утырырга? Һич селкенә алмыйм бит. Әнием тез асларыма сугып карарга булды. Буыннарым хәрәкәткә килеп, шап итеп утырдым, — ди Раушания ханым. Ул көн дә хәрәкәтләр ясый башлый. Әнисе белән күнегүләр дә уйлап чыгаралар.
— Әнкәй идәнгә тиен акча сибә иде дә, иелә-бөгелә, җыя идем. Көн дә шулай “җиләк җыя” идек, — дип күз яшьләре аша шаярта ул.
Сигез ай дигәндә, авырлыклар белән булса да, Раушания ханым бер ярдәмсез йөри башлый. Аннары туган ягы Башкортстанда тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана. Үз-үзен карарлык хәлгә килгәч, каенанасы тәрбиягә алып торган ике улын кире кайтара. Ә инде дүрт елдан Раушания ханым, алдан сүз биргәнчә, матур күлмәген, үкчәле туфлиен киеп, хастаханәгә китә. Кайчандыр “өметсез” мөһере сугылган пациентына бик озак шаккатып карап тора табибы...
Илшат СОЛТАНОВ |
Иң күп укылган
|