|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2023 Криминал
Әбинең 130 мең сум акчасын "өшкереп" биргәнБашкортстандагы Белоретта бер ханым олы яшьтәге әбине фатирына кадәр озата барып, 130 мең сум акчасын төсле кәгазьгә алыштырган. Әби бу хатын белән урамда танышкан. Сөйләшеп киткәннәр. Юллар бозлавык булгач, ханым аны фатирына кадәр озатып куйган. Әби яшәгән өйдә ул бозым барлыгын әйткән. Сихердән котылу өчен бөтен булган акчаны өшкерергә кирәк, дигән. Моның өчен ул чиста су сораган. Карчык стакан артыннан аш бүлмәсенә чыккан арада хатын сумкасыннан "банк приколов" кәгазьләрен алып әбинең чын акчасына алыштырган.
Фотодагы җинаятьчене танучылар Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча бүлегенә (34792) 3-24-02, 3-33-02 телефоннары буенча шалтыратуыгыз сорала.
Автор:Каспранова Ләйсән
--- |
Иң күп укылган
|