|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2023 Фаҗига
Казандагы фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйларКазанда 16 катлы йортта чыккан янгында хатын-кыз һәлак булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр. Кичә Нокса авышлыгы урамындагы йортта фатирга ут капкан. Янгын сүндерүчеләр фатирның балконына баскыч куеп, уттан ир-атны коткарган, дип яза Татар-информ.
Газ-төтеннән саклану хезмәтенең тагын бер төркеме фатирга үтеп кергән һәм аннан баланы алып чыккан.
Фатир коридорында аңсыз хәлдә булган хатын-кыз табылган. Табибларның тырышлыкларына карамастан, аны коткарып кала алмаганнар.
Янгынның мәйданы 20 квадрат метр тәшкил итә. Тикшерүчеләр аның килеп чыгу сәбәбен ачыклый.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|