поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.03.2023 Яңа китаплар

Рәдиф Сәгъдинең яңа китабы 18+ тамгасы белән басылып чыкты

«Казан утлары» сериясенең 18 нче китабы басылып чыкты. Рәдиф Сәгъдинең детектив әсәре яшь чикләрен 18+ дип билгеләп тәкъдим ителгән.

«Бу сериядә моңарчы чыккан китапларда яшь чикләре 16+ иде. Монысы эчтәлегеннән чыгып, 18+ тамгасы белән тәкъдим ителә. Монда мәхәббәт тә, интим да, барысы да бар», дип кызыктырды очрашуга килгән тамашачыны китапның редакторы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бу серияне чыгарырга алынганда мөһим бурычны бу китапларны халыкка җиткерүдә күрде. Ягъни, бурычыбыз китапның язылуы һәм чыгарылуы гына түгел, аны сатып бетерү. Моннан алда 3 мең тираж белән чыккан унҗиде китапның берсе дә кадерсез түгел», диде «Татмедиа»ның генераль директор урынбасары Алсу Исмәгыйлева «Әдәби кафе»да оештырылган китап тәкъдим итү кичәсен башлап. 

Ул китапның аудиториягә ничек тәкъдим ителү тәртибе уйланылуын, кайчан сатылып бетереләсенең дә алдан күзалланганлыгын әйтте. Китапның бүген үк Татарстанның барлык районнарында сатып алып булуын ассызыклады.

«Рәдиф Сәгъди нинди генә жанрга алынмасын, аның үз стиле, алымнары бар. Ул татар әдәбиятына детектив жанрны керткән кешеләрнең берсе. Бу китап әзер киносценарий булып күз алдына килә. Бу сюжетны бүген кино итеп чыгарып була», дип чыгыш ясады әдәбият галиме, Рәдиф Сәгъдинең якташы Зөфәр Мөхәммәтшин. 

«Казан утлары»нда эшләгәндә Рәдиф Сәгъди әсәрләренең редакторы да булган күренекле язучы Камил Кәримов та сүзен татар әдәбиятында детектив жанрларга ихтыяҗ булудан башлады.

«Үз вакытында Мәгъсүм Насыйбуллинның детектив әсәрләрен укып үсте. Рауль Мирхәйдәров детективларын тәрҗемә иттек. Аннары бушлык туды. Без аларны хәтта бармак белән санарлык дия алмыйбыз. Чөнки Рәдиф Сәгъдидән соң туктап калырга туры килә», диде ул.

«Рәдиф Сәгъди теманы бик яхшы белә. Ул баррикаданың теге ягын да, бу ягын да белә. Җинаятьчене дә, җәзаланган кешене дә белә. Рәдиф Сәгъди туксанынчы елларда баррикаданың кайсы якта йөрде икән дигән шик тә туа», дип шаяру кушып сөйләде Камил Кәримов.

Рәдиф Сәгъди иҗаты турында халык шагыйре Зиннур Мансуров, күренекле галим Хатыйп Миңнегулов, «Мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары Фирдәвес Зариф фикерләрен җиткерде. Кичәне Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев алып барды. 

«Бу сериядә китап чыгару идеясе «Казан утлары»ның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинныкы. Мин журнал редакциясенә бик рәхмәтле. Мин балачакта әби-бабай янында үстем. Шук идем. «Бу кешедән адәм чыкмаячак, бандит чыгачак», диделәр. Алдымда өч юл бар иде: криминалга кереп китү, спортта калу, я артист булы. Өчесеннән дә котылып язучы булдым», диде Рәдиф Сәгъди рәхмәт сүзендә. Ул үзе тасвирлаган вакыйгаларның тормыштан алынганын әйтте, дип яза "Татар-Информ МА."

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»