поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.03.2023 Мәдәният

Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: "Әни 5 яшендә ятим калып, балалар йортына эләккән"

“Әлфия Авзалованы күрәсегез килсә, кызы Зөлфиягә карагыз”, – дигән иде бервакыт Салават Фәтхетдинов. Чынлап та, Татарстанның халык артисты, легендар җырчы Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова коеп куйган әнисе. Кыяфәте, холкы – нәкъ Әлфия апаныкы.

Аның белән сөйләшкәндә, вакыт-вакыт Әлфия апа белән сөйләшкән сыман тоела. Шундый ук ихлас, рәхәт кеше ул.
 
– Зөлфия апа, әниегез сабый чагында ятим калып, балалар йортында үскән. Ул еллар турында Әлфия апа ниләр сөйли иде?
 
– Әни 1933 елда Башкортстанның Краснокама районы Яңа Кабан авылында туган. Гаиләдә өч бала булганнар. Ятим калганда, әнигә – 5, сеңлесенә – 3 яшь, төпчек кызга нибары 2,5 ай булган. Әниләре 27 яшендә япь-яшь килеш тифтан вафат булган. Ә әтиләре хәбәрсез югалган. Әни әтисен хәтерләмәде, ә әнисе аз гына исендә калган. Әнисез калгач, төпчек кызны күршеләре үзләренә алган. Әмма ул балага салкын сөт эчертү сәбәпле, ул ике көннән соң үлгән. Ә әнине һәм аның сеңлесен әниләренең бертуган апасы Актанышка алып киткән. Без аңа Җыракай дибез, аның үз балалары булмады, кызганыч. 1937-38нче еллар бик авыр еллар иде, ди әни. Кеше ачлыктан интеккән. Җыракай кырда эшләгәндә, балаларга ашатырга дип, ярты стакан ярма урлаган булган. Тик аны тотканнар һәм 7 елга төрмәгә утыртканнар. Тәртибе әйбәт булгач, алданрак чыгарганнар. Югыйсә, балаларны ашатыр өчен ул шундый адымга барган. Җыракай булмагач, әнине һәм аның сеңлесен икесен ике төрле балалар йортына урнаштырганнар. Әни Актаныш районы Яңа Әлем авылында булган. Каникул вакытларында аларны Җыракай килеп алган, ташламаган.
 
– Сеңлесенең язмышы ничек булды?
 
– Сеңлесе Флюра апа 37 яшендә яман чирдән вафат булды. Ә ире ике ай алдан үлде. Алты балалары калды, кечкенәсенә 9 ай гына иде. Әни бик елады, борчылудан тавышы бетте. Ул Флюра апаның балаларын ташламады, һәркайсын урнаштырды. Әни гомер буе гадел, киң күңелле булды. Аның белән базарда, кибеттә йөрү авыр иде, чөнки ул бөтен кеше белән туктап сөйләшеп тора иде.
 
– Әлфия апаның сәләтен кем күреп алган, Казанга ничек килгән ул?
 
– Җиденче сыйныфтан соң, әнине матур җырлый дип, Актаныш клубына эшкә чакырганнар. Авылга берәр артист концерт куярга килсә, әнине – һәвәскәр башкаручыны шул концертка чакыра торган булганнар. Баянчы Хәмит абый әни белән ничек чыгыш ясаганнарын гел сөйли иде. Ул күптән түгел 92 яшендә вафат булды. Бервакыт авылга концерт белән Рәшит Ваһапов килгән. Ул әнинең җырлавын тыңлагач, Казанга барырга киңәш иткән. Күпмедер вакыттан соң, авылга Казан дәүләт җыр һәм бию ансамбле килгән. Элек бит концертлар кырда, йөк машинасы арбасында булган. Әни дә шулай концерт куя иде. Яңгыры да, суыгы да, җылысы да булгандыр инде. Әни шул ансамбльгә ияреп диярлек Казанга киткән. Җыракай да әнигә хәер-фатихасын биргән. Инде ике айдан соң әни ансамбль солисты булып эшли башлый.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 10.03.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»