|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2023 Җәмгыять
"Вәсилә Фәттахова Байден белән Зеленский кулындагы ризык тулы кәрзиннәрне алды да югалды"Төшләр турында ике-өч мәртәбә яздым да инде. Күптән түгел генә Төркия башлыгы Рәҗәп Эрдоган белән сөйләшеп таң аттыруым һәм бу төшнең яхшыга түгеллеген язган гына идем, минем өчен үгездән башланган куркыныч күңелсезлек, Төркиядә коточкыч сандагы кешеләр үлеменә китергән җир тетрәү белән дәвам итте. Төшне нәрсәгә юрасаң – шул була дип әйтүләре дөрес түгел. Төшләр аерым бер яссылыкта, күпчелекге кисәтү формасында керә. Аның өч сәгатьтән алып өч ел эчендә тормышка ашуы да билгеле. Әгәр аз гына игътибарлырак булсаң, анализлый белсәң, нинди вакыт аралыгында нәрсә буласына һич ялгышмый төгәл җавап табарга мөмкин. Үлемнән алып, кешене дан-шөһрәт көтәме, тиздән аңа акча-дәүләт киләме, кайгы-хәсрәтме – барысын да белергә була. Аллаһ төш юрауны тыймаган. Гаеп итмәгез, кичә күргән төшемне сөйлим.
Эрдоганның аягы җиңел булды, кичә төнлә берьюлы ике ил башлыгы белән “очрашуда” булдым. Мин тау читендә үскән куаклардан чикләвек җыеп йөрим икән, шулвакыт, көлә-көлә, Украина башлыгы Владимир Зеленский белән Америка башлыгы Джон Байден килеп чыктылар. Икесенең дә кулларында кәрзин. Шул кәрзиннән ниндидер ризык алып, ашый-ашый киләләр. Байден, туктап: “Чикләвек күпме, тукмы?” – дип сорады. Галәмәт ачуым килеп: “Тук булсалар нәрсә, сиңа дигән чикләвек юк монда!” – дим. Зеленский бу сүзләрдән сыгылып төшеп көлә башлады. Аннан, бик җитди кыяфәт белән, чикләвек алырга дип, минем янымдагы куакка үрелде. Каршысына басып кукиш күрсәттем, һаман үрелүен күреп, этеп җибәрдем дә, күзләрен шакмакландырып миңа текәлгән бу бәндәгә тәртипсез ишарә (гафу итегез) -- терсәктән кулым бөкләп күрсәттем. Ул да түгел астан безгә таба бер кеше күтәрелә башлады, яныбызга килеп җиткәч, кем икәнен күреп, хәйран калдым: бу башкорт җырчысы, берничә ел элек вафат булган Вәсилә Фәттахова иде. Ул, сүзсез генә, Байден белән Зеленский кулындагы ризык тулы кәрзиннәрне алды да, куе томан эченә кереп югалды.
Мин төшемне бер генә нәрсәгә юрадым: юк сезгә Русия! Хәтта хыялланмагыз да! Әгәр үлгән кеше кулыгыздан ризыгыгызны алып киткән икән, димәк, гомерегез бик аз калган дигән сүз. Ничек булыр – күрербез.
Ә яшел чикләвек – акчага ул, тиздән миңа каяндыр акча керәчәк дигән сүз Аллаһ боерса.
Хәзер бит төнгә ашап ятмаска кушалар. Имеш, сәгать алтыдан соң гомумән ашарга ярамый. Ә безнең әни төнгә ныклап тамак туйдырып, юынып, чиста урынга ятып йокларга куша, шулай эшләдекме икән дип, һәрчак тикшерә иде. Төш сөйләсәң: “Ач тавык төшенә тары кергән, ашап бетерә алмаган, тагын кергән”, -- дия иде. Ләкин шул ук вакытта күпләр әнигә төшләрен юрата иде. Әтинең апасы Мәшүдә апа да бик алдынгы карашлы, латинча, гарәпчә, кириллицаны укый-яза белүче карчык иде. Ул да төшләр юрый һәм бик тә дөрес, төгәл юрый иде дип сөйлиләр.
Шулай булгач, төшләр нигезсез, күп ашап ятканга керәдер дип уйламыйм, ач ятканнарга төш күбрәк тә керә.
Мин үзем өч төрле төштән бик куркам: әгәр авылдан көтү чыгып киткәнен күрсәм, һәрвакыт сугышка; кызарып кояш баеганын күрсәм – янгынга; капка төбендә өелгән чүп, көнбагыш кабыгы күрсәм, зур тавыш-гауга булачак. Ә үземә кагылганнары: чи ит, пешкән ит – чиргә; сары яфраклар – хәсрәткә; чәчәкләр – үлемгә, шомырт, карлыган – үлемгә (якын танышларымны, туганнарымны күздә тотам)... Язсаң, көне буе шул турыда гына язып утырырга була. Минем шуны әйтәсем килә: җирдә, безнең тормышыбызда булган бер генә нәрсә дә, бер генә вакыйга да тиккә генә түгел. Бөтен нәрсәдә дә өзлеклелек бар. Төшләргә дә бик җитди карарга кирәк. Алар безне кисәтәләр: бәлки нәрсәнедер булдырмый калдырырга, нәрсәгәдер әзер булып торырга, нәрсәдәндер өметебезне өзмәскә кушып, киләчәгебезне кайгыртуда өстәмә ярдәм, бирем булып керәдер безгә төшләр. Файдаланырга өйрәнергә кирәктер.
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА.
Мамадыш районы,
Ямаш авылы.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|