поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.02.2023 Әдәбият

Бозавыгыз туңып үләр иде... (ХИКӘЯ)

Һәр авылның нинди дә булса үзенчәлекле ягы белән аерылып, башкаларга охшамаган, сәер дип әйтсәң дә мөмкиндер, кешесе була. Бездә шундыйларның берсе –Тимерхан абый. Ашыгып бармас, сүзен сөйләгәндә дә сузып кына сөйли, шул сөйләменнән ниндидер ләззәт-тәм тойган кебек иде ул.

Өстәвенә, кешегә кереп, соңыннан тиз генә чыгып китми торган гадәте дә булды. Яхшы күңелле кеше иде ул, кешегә бер дә начар булмады. Тик нигәдер, шул әкренлеге аркасында микән, кергән җиреннән кире чыгарга ашыкмый, иркенләп, артыгы белән иркенләп утырырга яратты.
 
Әни каядыр киткән, бүген әти белән генә өйдә калдык. Кичкелеккә казан астын ягып, өйләрне җылытып, малларны абзарга ябып, ишекләрне бикләп кергән идек инде. Кышкы суыктан тимер капканың әкрен генә сызылып-сызгырып ачылган тавышы ишетелде. Әти тәрәзәгә үрелеп, кем кергәнен карады һәм нигәдер: “Аһ, Тимерхан”, – дип куйды. Әтидән ни өчен алай дип әйтүен сорарга да өлгермәдем, керүче ишекне дөбердәтә дә башлады.
 
Әти чыгып, ишекне ачып, Тимерхан абыйны ияртеп килеп керде. Кунак сүзләрен сузып-сузып, авыл хәбәрләре сөйләде, колхозда эшләгән вакыттагы хатирәләрен дә яңартты. Әти сабыр гына шуларның барсын да тыңлый бирде. Кышкы сәгать уннар, унберләр җитте. Тимерхан абый гына кайтып китү турында уйлап та карамый. Бервакыт әти: “Аһ, сыер бозауларга тора иде, төн бигерәк салкын, бозауламады микән”, – дип, тышка чыгар өчен киенә башлады. Минем бу сүзне ишетүгә колакларым үрә торды! Әтине почмакка чакырып китердем дә: “Әти, сыер әллә кайчан бозаулады ич инде, нигә шулай әйтәсең”, – дидем. Ул: “Чыгып китсен дип әйтәм бит”, – диде пышылдап кына.
 
Ике-өч тапкыр шулай чыгып, сыерны карап, әтигә кире ияреп керә торган Тимерхан абый кайчан чыгып киткәндер, белмим, мин йоклап киткәнмен. Әтигә иртән: “Кайчан чыгып китте Тимерхан абый?” – дип сорадым. “Төнге өченче киткән иде, чак кайтып китте. Арттан ияреп чыга да, кире керә. Ярый мин булдым әле, ярый мин кергәнмен сезгә, абзый, бозавыгыз туңып үләр иде дип кабатлый, өстәвенә”, – дип, әти берчә көлеп, берчә көрсенеп әйтеп салды. “Ярый мин булдым әле, бозавыгыз туңып үләр иде”, дигән канатлы әйтем безнең гаиләгә шул вакыттан ныклап кереп калды. Бәлки, авылдашлар да куллангандыр әле аны...
Фото: Фрипик.ком
Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова. 

---
Өмет
№ --- | 17.02.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»