|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2023 Фаҗига
Татарстан юлында фаҗига: хатын-кыз һәм яшүсмер үлгән, бер бала хастаханәдәБүген республиканың Әлмәт районы Казан-Оренбург юлында транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә. · Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиле белән идарә итүче 61 яшьлек хатын-кыз иминлек тизлеген сайламаган һәм каршы як полосага чыккан. Анда ул фура белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң, «Лада» автомобиле юл кырыена төшеп киткән, дип яза Татар-информ.
Юл-транспорт һәлакәтендә йөртүче хатын-кыз һәм 16 яшьлек яшүсмер урында ук үлгән. Һәлакәттә имгәнгән 4 яшьлек бала хастаханәгә китерелгән.
Юл-транспорт һәлакәтенең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|