поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
14.02.2023 Шоу-бизнес

Данир Сабиров: «Бил сиздерсә дә, көрәшкәнемә үкенмим»

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның көрәшче булганын белмәүчеләр бардыр әле. Чандыр гәүдәле Азнакай егетенең балачагы урамда түгел, келәмдә узган икән. Көрәшеп алган титулларын да, «ВТ» гамәлгә куйган Муса Җәлил турнирында микродулкынлы мич отуын да бик яхшы хәтерли ул.

1999 ел. Иртәгә район үзәгендә көрәш ярышы дигән көнне кинәт кенә 12 яшьлек Данирның әбисе вафат була.
 
– Бик яшьли – 53 яшендә китте ул арабыздан. Аңа кадәр көрәштә гел җиңелеп килә идем. Ул көнне йоклар алдыннан, әби, бу юлы синең хакка җиңәм мин, дип уйлап яттым. Һәм җиңдем. 3 нче урында калсам да, минем өчен бик зур җиңү булды ул. Әле дә исемдә: бүләккә ике видеокассета биргәннәр иде, – дип искә ала Данир.
 
Шуннан әкрен-әкрен келәмне яуларга керешә егет. Иң зур терәге әтисе була. Көрәш белән дә ул әтисе теләгәнгә шөгыльләнә башлый.
 
– Үзем теләмәсәм, көрәшмәс идем, билгеле. Теләп йөрдем. Ә әти гел янымда булды. Ярышларга барырга автобус бирмәсәләр, бөтен команданы машинасына төяп булса да алып бара иде, – ди артист.
 
Үсмерләр арасында көрәшеп, байтак кына титуллар да җыярга өлгерә. Иң зурларыннан үсмерләр арасында Татарстан беренчелеген һәм Татарстанның Беренче Президенты кубогын отуын, спорт остасына кандидат булуын искә алды ул. Чиләбедә узган Федераль Сабан туеннан да батыр исеме яулап һәм ул чакта яңа гына чыга башлаган ЖК-телевизор отып кайта Данир.
 
2005 елда Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш турнирында катнашып, 3 нче  урынны алуын да яхшы хәтерли. Бу аның ирләр арасында тәүге тапкыр бил алышуы була.
 
 
– Ул чакта беренче курста укый идем. Әллә ике спорт остасын җиңдем мин анда. Миңа – 18, көндәшләремә – 23–25 яшь… Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш ярышы – электән бик зур турнир инде ул. Финалда җиңелсәм дә, үземнән күпкә олырак көрәшчеләрне җиңеп, шундый зур турнирда өченче урында калуыма бик сөендем. Өстәвенә бүләккә микродулкынлы мич тә бирделәр, – ди Данир.
 
Өйләнгәнче бил алышып, ахыр чиктә сәнгать юлын сайласа да, көрәшкә рәхмәтле ул бүген. Дисциплина тәрбияләгәне, җиңүен дә, җиңелүләрен дә кабул итәргә өйрәткәне өчен рәхмәтле.
 
– Бил сиздерсә дә, көрәшкәнемә үкенмим. Без бит балачактан Балтач батырлары Айдар абый Хәйретдинов, Ранил Габдрахманов, Чаллыдан Айрат абый Гыйлаев көрәшкәнгә сокланып, алар кебек булырга тырышып үстек. Инде күптәннән утырып бер көрәш карыйсы килеп йөри. Вакыт кына табып булмый. Әле, ялгышмасам, өченче ел көрәшеп караган идем. Гел өметсез түгел, гәүдә хәтерли икән, – ди юморист.
 
Данирдан батырлык турында да сорадык. Бу төшенчәне ул менә ничек аңлый икән:
 
– Батырлык  ул – бер сугып аудара алган чакта да үзеңне кулда тоту, сүз белән аңлата алган чакта көчеңне тыеп тора алу.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.02.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»