|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2023 Криминал
Балта һәм пычак белән сыйныфташларына һөҗүм иткән
Казахстанның Петропавловск шәһәрендә 4 санлы мәктәпнең тугызынчы класс укучысы сумкасында яшереп алып килгән балта һәм пычак белән сыйныфташларына һөҗүм иткән. “Икенче катка менгән, бәдрәфкә кереп киемен алмаштырган, битлек кигән. Коридорга чыккан һәм 10 сыйныфта укучы кызны, 10 һәм 9 сыйныфта укучы үсмерләрне яралаган. Канга баткан килеш беренче катка йөгереп төшкән. Җәрәхәтләнгән үсмерләр – балалар дәваханәсендә”, – диелә Төньяк Казахстан өлкәсенең мәгариф бүлегендә.
Һөҗүмчегә – 15 яшь. Ул психитрия исәбендә торган. “Депрессия” диагнозы куелу сәбәпле, үсмер 2 сентябрьдән алып 24 ноябрьгә кадәр психиатрия диспансерында дәваланган. Укуга икенче чирек уртасында кушылган. Әйткәндәй, бу мәктәптә махсуслаштырылган сак хезмәте юк.
Сыйныфташлары үсмер турында тыныч һәм сабыр, өлгереше уртача иде дип искә ала.
Төньяк Казахстан өлкәсе прокуратурасы хәбәр итүенчә, полиция һөҗүмчене тоткарлаган. “Үтерергә маташу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: пиксабай
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|