поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
06.02.2023 Җәмгыять

Марсель Әхмәдуллин: «Булган бәхетнең кадерен белмибез»

Хәләл мәҗлесләр алып баручы, журналист Марсель Әхмәдуллинның гаиләсендә күңелсез хәл булган. Уйламаган җирдән уллары Мансур авырып киткән. Марсель бу хакта үзенең социаль челтәрендәге сәхифәсенә язып куйган. Шөкер итә белмибез, дигән ул.

– Булган бәхетнең кадерен белмибез дә инде. Ул баш әйләндергеч уңыш, зур байлык булып түгел, ә тыйнак кына, мыштым гына бер «ярыйсы», «бер көе» булып яныбызда булган. Хәтта бер «эчпошыргыч» «ярыйсы» булып: әле тегесе «нитак», әле монысы «нито». Бәхеткә бик тиз ияләшә кеше.
 
Әле кичә шундый бәхетле булганбыз икән бит! Ә шөкер итүче булдымы? Шушы бөтенлек һәм иминлек өчен рәхмәт әйтүче бар идеме? Шуңа бер теләгем бар: «Әлхәмдулилләх!» – дип әйт әле бер. Тормыш бик тотрыксыз. Уалырга гына тора, – ди ул. – Мансур эче авыртуга зарлана башлады. Артык игътибар бирмәдек башта, тышка чыга алмау сәбәпледер, дидек. Кичен ДРКБга барырга кирәк дигән карарга килдек. Анализ алдылар, рентген ясадылар. Түбән гемоглобиннан һәм эче катудан башка берни юк. Клизма ясаттык та кайтып киттек.
 
Икенче көнне дә балага хәл кермәде. Кабаттан ДРКБга киттек. УЗИ ясадылар…
 
Аяз көнне яшен сукты. Эчәклек белән тире арасына кан җыелган. Шул турыда бер шеше дә бар… Соңгы сүзе әнисен аяктан егарлык булды. Бу сүзне ул тормышында икенче тапкыр ишетә инде…
 
Ашыгыч рәвештә реанимациягә салдылар. Гемоглобин – 56. Тикшеренүләр ясап та теге шешнең нәрсә икәнен аңлый алмыйлар. Аяк астында җир югала.
 
Тәһәҗҗүдтә бик күптән елаган булмаган.
 
Корырак язарга тырышам. Юеш күп булды.
 
Операция нәтиҗәсендә 600 граммга якын кан җыеп алдылар. Ә теге шеш … гематома булып чыкты. Әлхәмдүлилләһ!
 
Баксаң, моннан 4–5 көн элек уллары тумбочкага менеп, егылып төшкән булган икән.
 
Эче белән тумбочка кырыена бәрелгән. Баланы юатканнар да, бар да онытылган. Кан савып, гематома барлыкка килгән икән.
 
Шөкер, сабыйның хәле әкренләп уңайланып килә.
 
– Балаларыгызны йокларга яткырганда, баш очыннан үбеп алганнан соң, «әлхәмдулилләһ» дип әйтегез әле. Аллаһы Тәгалә сезгә биргән нигъмәтләрне санап чыгыгыз да, санына барыбер чыга алмасагыз да, шөкер намазы укып алсагыз да ярый. Ул нигъмәтләрнең сездә тагын күпме вакыт буласын беркем белми бит, – ди Марсель.
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.02.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»