поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
02.02.2023 Криминал

Фаҗига эзеннән: "Күрәзәче урмандагы су янында эзләгез, диде"

Чаллы шәһәре кешесе 59 яшьлек Әнәс Беляев 2020 елның 30 ноябрендә югала. Ул 24 нче комплекста яшәгән. Волонтерларның эзләве дә тиешле нәтиҗә бирмәгән.

Полиция мәгълүматлары буенча, ирне күршесе үтереп, мәетен кисәкләргә тураклаган. Ике ел элек булган фаҗига турында Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков "Челнинские известия" басмасына биргән әңгәмәсендә сөйләгән.
 
Узган ел полиция һөҗүмченең эзенә төшә алган. Әлеге җинаятьтә Беляевның күршесе, 23 яшьлек егетне шикләнә башлыйлар. Хокук саклау органнары белдергәнчә, ул күршесен үтергән, ә аннары корбанының мәетен кисәкләргә тураклаган. Беляевның башын һәм кулларын Боровецкий күпере астындагы бәкегә ташлый, гәүдәсен һәм аякларын чүп контейнерларында калдыра. Хәзер полиция һәлак булган ирнең калдыкларын эзли.
 
Мәрхүм Әнәс Беляевның сеңлесе "Челнинские известия" басмасына сөйләгәнчә, ир аралашучан, пөхтә кеше булган. Шәхси компаниядә сакчы булып эшләгән. Яхшылар рәтендә булган, аның турыдан-туры җитәкчесе иртән аны эшкә алып бару өчен аның артыннан кергәләгән.
 
Хатыны белән аерылышканнан соң 59 яшьлек ир-ат тулай торакта яши.
 
"Ул күршеләреннән зарланды. Бервакыт бәхәсләре хәтта йодрык уйнау белән тәмамланган. Без, туганнар, Әнәскә, әни янына күченергә киңәш иттек. Әнигә ул вакытта инде 83 яшь иде. Ул улын шатланып кабул итәр иде. Ләкин Әнәс теләмәде. Аннары ул күршеләр белән татулашты кебек. Без әллә ни булыр дип уйламадык», - дип сөйли хатын. Абыйсы белән соңгы тапкыр телефон аша сөйләшүен исенә төшерә: «30 ноябрьдә шалтыратты һәм холодецны ничек әзерләргә икән дип киңәш сорады», ди ул. 
 
Абыйсы югалгач та хатын хафаланмавын искә ала. Аның кызы бала тудыру йортында булган, үз мәшәкатьләре белән туганы турында онытып җибәргән. Соңрак хатынга абыйсының күршесе шалтырата һәм Әнәс яшәгән фатирга полициянең килүен хәбәр итә. «Әнәс юкка чыккан. Аны эзлиләр», диде ул.
 
Ир-ат сменасына чыкмагач, эшендәгеләр чаң суга. Шуннан соң начальнигы Беляевның аерылышу алдыннан нишләптер: «Күрешербез, Алла кушса» - дип әйткән соңгы сүзен исенә. Нидер сизгән күрәсең. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә, Әнәс Беляевның сеңлесе дә туганының бүлмәсенә керә.
 
"Моңа кадәр мин аның тулай торагындагы бүлмәсендә булганым юк иде. Гадәттә аның белән әнием фатирында очраша идек. Шуңа күрә ниндидер әйберләренең югалуы турында өздереп әйтә алмыйм. Әмма бүлмәдә абыйның шарфы эленеп тора иде. Ни өчен аны кимәгәненә гаҗәпләндем", - дип билгеләп үтте хатын.
 
Әнәс Беляевның юкка чыгуына ике ел булгач, ирне кабат эзли башлыйлар. Чаллының эзләү отряды волонтерлары Беляевны эзләү турында белдерүне гел яңартып тора. Ирнең апасы хәтта  ярдәм сорап күрәзәчегә мөрәҗәгать иткән. Ә ул исә туганыңны Боровецк урманында, су янында эзләргә кирәк, дип кайтара.
 
«Без анда эзләргә бардык. Һәр агач төбен, һәр чүплекне карадык. Мәетен булса да табарга теләдек. Боровецкий күпере астында мәетенең калдыклары яшерелгәнен полиция хәбәр иткәч, без шаккаттык. Бу хәл һаман да башка сыймый», - ди хатын. Аның әйтүенчә, улының фаҗигале төстә һәлак булуы турында олы яшьтәге әниләре әлегә кадәр белми. Каядыр эшкә киткән дип саный икән. 
 
 "Челнинские известия" басмасы хәбәр итүенчә, җинаять эше 2022 елда кузгатылган. Тикшерү кысаларында хәтта Әнәс Беляевның туган авылы янындагы сулыкны да тикшергәннәр. Аның белән аралашкан һәркемнән сорау алынган. 
 
Хәзер җинаять эше Чаллының тикшерү бүлегендә, гаепләнүченең җинаять кылу мотивлары аныклана. 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 02.02.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»