поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.01.2023 Мәдәният

Эмиль Талипов: «Нәрсә ашаган, кигән – бу нәрсәгә кирәк?»

Гаҗәп түгел: бүген әбиләрдән алып бәбиләргә кадәр кулдан телефон төшерми. Интернеттан башка яшәешне күз алдына да китермибез кебек. Белгечләр исә чама хисен югалтмаска киңәш итә. Заманасына күрә – чире дигәндәй, «Интернетсыз бер көн» халыкара датасын да уйлап тапканнар хәтта. Менә шундый бәйрәм! Интернеттан башка тормыш бармы? Без әнә шул сорауга җавап эзләдек.

Әйтергә кирәк, «дөнья пәрәвезе» яшәешебезне күпкә җиңеләйтте. Бүген суыткычны тутыру өчен кибеткә барып торасы юк. Кесә телефонында азык-төлек кибете кушымтасына кереп, интернет кәрҗинеңне барлыйсың да, бер сәгать эчендә бөтен кирәк-яракны алып килеп бирәләр. Ут-суга түләү, баланың мәктәптә алган билгеләрен тикшерү өчен дә кулдагы телефон җитә. Интернет мәгълүмат туплау чыганагы булудан бигрәк, күңел ачу, аралашу мәйданына әверелде. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, илдә яшәүчеләрнең 81 проценты «дөнья пәрәвезе»ннән файдалана. Алай гына да түгел, респондентларның 69 проценты: «Интернетка көн саен керәм», – дип белдергән. Шуңа күрә дә белгечләр чаң суга! Мондый бәйлелек куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, диләр. Дөрес, әлегә бу медицина өлкәсендә расланган диагноз түгел. Тик дөньяның кая таба барганы көн кебек ачык.
 
«Интернетсыз бер көн»не шуңа күрә уйлап тапканнар да инде. Ул дөнья күләмендә 2000 еллардан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәмнең тәгаен көне юк, аны гыйнварның соңгы якшәмбесендә бәйрәм итәләр. Димәк, бу көннәрдә утырып уйлану бик урынлы. Оештыручылар шуны да искәртә: интернетта утыру белән кесә телефонын аралашу өчен файдалануны бутарга ярамый.
 
Татарстанның Тукай районы Кырныш авылында яшәүчеләрнең исә бәйрәм итәрлек кәефе юк. Салада интернет тотмый. Былтыр Россиядә кечкенә торак пунктларны мобиль интернетка тоташтыруга бәйле федераль проект эшли башлады. Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы мәгълүматларына караганда, былтыр республикада 624 шундый авыл теркәлгән. Аларга 4G интернет 2030 елга кадәр барып җитәчәк, дип фаразлана. Программа әнә шул вакытка кадәр исәпләнгән. Кечкенә авылларны интернетлы итү өчен федераль бюджеттан 1,6 миллиард сум акча тотылачак. Кырныш авылында яшәүчеләр дә үз чиратын көтә.
 
– Интернет булмау мәсьәләсе быел узган халык җыенында да күтәрелде, – ди Калмия (Кырныш авылы шушы җирлеккә керә. – Ред.) җирле үзидарәсе җитәкчесе урынбасары Мөхәммәтдинова Розалия. – Элек Кырныш гел беткән иде, бүген исә яңа үсеп килә торган зур авыл ул. Анда 700гә якын җир кишәрлеге һәм йорт бар. Пропискада булучылар гына азрак. Илкүләм программада катнашу өчен Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү оештырылды. Исемлеккә без дә эләктек. Халык интернет килеп җиткәнне бик көтә. Балалар бакчасы һәм мәктәп Калмия авылында урнашкан. Биредә уку өчен бөтен мөмкинлекләр, шул исәптән, интернет та бар. Хәзерге заманда «дөнья пәрәвезе»ннән башка булмый. Халык бик көтә.
 
Узган ел мобиль операторларның берсе Татарстанда интернеттан иң күп файдаланучы авыллар исемлеген дә төзегән иде. Белгечләр теге яки бу торак пунктта яшәүче кеше башына күпме интернет-трафик туры килүен исәпләгән. Беренче урында – Югары Осланның Введенская Слобода авылы. Эшнең нидә икәнен аңлау өчен, бу сала Иннополис янәшәсендә урнашкан, дип әйтү дә җитәдер. Икенче урында – Әлмәт районының Түбән Мактама авылы. Беренче өчлеккә Лаеш районының Зур Кабан авылы да эләккән. Бер ел эчендә Мөслим, Кайбыч һәм Яңа Чишмә районы халкы интернеттан күбрәк файдалана башлаган.
 
Аш-су остасы, блогер Гөлия Шәйхетдинова интернеттан башка тормышны күз алдына да китерми.
 
– Декретка чыккач, аш-су әзерләү белән шөгыльләнә башладым. Кайнар ризыклар, чәй табынына тәм-том пешерәм. Әзер ризыкларны социаль челтәргә урнаштырып барам. Интернет кына эшләп торсын. Бөтен гомерем шунда. Сәхифәмдә 30 меңгә якын язылучым бар. Аларны югалтмас өчен шәхси тормышымны да күрсәтергә туры килә, әлбәттә. Интернетта көненә уртача 3–4 сәгать утырам. Аена 20–25 мең сум акча эшлим, – ди блогер.
 
Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талиповны исә социаль челтәрләрдә табып булмый.
 
– Бүген һәркем нәрсә ашаганын, нәрсә кигәнен, кая баруын – барысын да интернетка куярга тырыша. Бу нәрсәгә кирәк? Моннан кызык тапмыйм. Социаль челтәрләрдә утырырга вакытым да, теләгем дә юк. Берәр яхшы фильм карасаң, китап укысаң, күпкә яхшырак. Сәнгать кешесе буларак, кешеләрне, табигатьне күзәтергә яратам. Телефон аша түгел. Ә үз күзләрең белән күрергә, тоемларга кирәк. Шулчак төрле фикерләр килә. Гомумән, дөньяны ишетә белү мөһим. Югыйсә хәзер кешеләр бер-берсен күрми дә бит. Дуслар, кунаклар җыелган җирдә дә бөтенесе телефонга төбәлеп утыра. Без күптән аралашмыйбыз, күзгә-күз карашып сөйләшмибез. Интернет аралашуны алмаштырды. Игътибар итсәгез, «дөнья пәрәвезе» кешене «йота». Мавыгып китеп, интернетка әллә ниләр чыгара башлыйлар. Чик-чама хисе югала. Ә бу бер дә матур күренеш түгел. Бигрәк тә, сәхнә кешеләренә килешми. Син кеше күз алдында икән, тәрбияле була белергә дә тиеш. Чөнки сине хөрмәт итеп күзәтәләр, әйткән сүзеңә колак салалар. Һәрнәрсәнең алтын уртасы булырга тиеш, дип саныйм. Интернеттан үземә эшкә кирәкле мәгълүматлар гына алырга тырышам. Әгәр теләсә нәрсә карап утырсаң, дөньяның пычраклыгына шаккатасың. Элек интернетсыз да яшәгәнбез бит. Әлбәттә, хәзер дөнья алга таба бара. Ләкин кемнең нәрсә ашавы кемгә кирәк?
 
Психолог Венера Касыймова әйтүенчә, интернетта утырырга яратучылардан еш кына: «Мин «дөнья пәрәвезе»ндә үткәргән вакытны контрольдә тотам», –  дигән сүзләр ишетергә туры килә.
 
– Юк, без интернет белән түгел, ә ул безнең белән идарә итә, – ди белгеч. – Элек гаиләдә телевизордан кайсы каналны карыйбыз дип, пульт өчен тарткалашсалар, хәзер шымнары да чыкмый. Чөнки һәркемнең кулында – телефон. Аның каравы бер-береңне ишетү, аңлау кебек гаилә өчен бик тә кирәкле сыйфатлар югала. Буш вакыт чыккан саен «дөнья пәрәвезе»нә кызыгып кесә телефонына үреләсез икән, димәк, сездә бәйлелекнең җиңел формасы бар. «Интернетсыз бер көн» –  сәламәтлегегезне тикшереп карау өчен менә дигән мөмкинлек. Хәер, моның өчен аерым бәйрәм дә кирәкми.
 
Интернетка ни өчен керәсез? (Иң еш сайланган җаваплар)
 
Якыннарым, туганнарым белән аралашам     88%
 
Яңалыклар карыйм                        83%
 
Күңел ачам, уйныйм                       75%
 
Кирәк-ярак сатып алам                     50%
 
(ВЦИОМ үткәргән сораштырудан)
 
 
 

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 31.01.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»