|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2023 Җәмгыять
Бүген Казанда сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковны соңгы юлга озаталарШушы сәгатьләрдә Казанда Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашалар. Җеназа Идел буе туризм һәм спорт институты Халыкара мәгълүмат үзәгендә (адресы: Универсиада авылы, 35нче йорт) уза. Марат Садыйков Мирный бистәсе зиратына җирләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм күп кенә башка хакимият вәкилләре, дуслары, коллегалары Марат Садыйковның хатынының авыр кайгысын уртаклашты.
Хушлашу мәрәсиме 10:00 дә башланды.
--- |
Иң күп укылган
|