поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
25.01.2023 Милләт

Петербург татарлары “Нур” газеты фотохәбәрчесе Мөнирә Моратова белән хушлашты

Төньяк башкаланың Җәмигъ мәчетенә халык күп килгән иде. Бу гаҗәп тә түгел. Мөнирә Фәттях кызы озак еллар актив җәмәгать эше белән шөгыльләнде. Милли – мәдәни чараларның уртасында кайнады. Истәлекле вакыйгаларны фоторәсемнәр аша тарихка күчерде. Татар милли җәмгыятен ул үзе эзләп килеп таба. Мөхлисә Зарипова белән танышалар. Мөнирә Моратова “Нур” газетының аерылгысыз фотохәбәрчесе иде. Туксанынчы еллардан башлап, Мөнирә катнашмаган бер генә татар милли – мәдәни чара да юктыр.

Бу еллар эчендә ул үз фоторәсемнәр архивын булдырды. Кайбер мәгълүматларга караганда архив һәм кайбер сүзләре төшеп калган, аның шәхси архивында 15 мең иҗади эше бар. Моратова мәкаләләр дә язды. “Нур” газетында Мөнирә кызыклы бер сәхифә бастырган иде.

Бала чакларында фотохәбәрченең “күзе ” аша “Нур” газеты битенә эләккән геройларны Мөнирә алар үсеп үзаллы аякка баскач, тагын фотога эләктерә. Һәм балачактагы фотолары белән рәттән куеп “Нур” да бастырып чыгарды. Үзенчәлекле, матур сәхифә килеп чыкты.

Күренекле Совет, Русия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсе белгече, хокукый яклаучы, тарих фәннәре кандидаты Галина Старовойтованың фаҗигале үлеменнән соң , “Кызыл таң ” гәзитендә ( Уфа) безнең Мөнирә Моратова белән язган, гәзитнең тулы бер битен алган фоторепортажыбыз басылып чыкты. “Кызыл таң ” Мөнирә Моратовага әйбәт кенә гонорар түләде.

Билгеле җәмәгать активисты, күп кенә петербурглыларның тормышындагы мөһим вакыйгаларын ядъкәргә әйләндергән тырыш татар кызын соңгы юлга озаттык. Бу хәл белән табигать тә килешергә теләмәде, ахырысы.

Шәһәр күген болытлар каплады, бертуктаусыз яңгыр яуды. Гүя, табигать беркайчан да, беркемгә дә үпкәли белмәгән, кайберәүләрнең тәртипкә сыймаган кыйланышларына да аклау таба белгән һәм кем булуына карамастан һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торган, изге күңелле Мөнирә Фәттях кызы Моратованың арабыздан китүенә риза түгел иде, бугай.

Питер Татар порталы мохтәриятет (баш мохәррире Равил Закиров) Мөнирә Моратованың якыннарының, туганнарының һәм милләттәшләрнең кайгысын ихлас уртаклаша.

Зәрия Хәсәнова 


---
Piter.tatar
№ --- | 25.01.2023
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»