поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
22.01.2023 Мәдәният

Тинчурин театрында Нәкый Исәнбәткә багышланган китап презентациясе узды (ФОТО)

Тинчурин театрында “Җыен” фонды тарафыннан нәшер ителгән күренекле галим, Татарстанның халык язучысы, “Идегәй” дастанын беренче булып бастырып чыгаручы Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим иттеләр. Әлеге “Син сазыңны уйнадың” чарасы “Идегәй” татар халык дастаны буенча куелган спектакльгә багышланды.

“Җыен” фондының “Шәхесләребез” сериясендә басылып чыккан китапны тәкъдим итүдә язучылар, галимнәр, театр белгечләре, артистлар һәм К.Тинчурин театры актерлары катнашты. Китапны басмага филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова әзерләде. К.Тинчурин театры чараны Татарстан мәдәният министрлыгы, “Җыен” фонды, Татарстан язучылар Берлеге һәм КФУның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе белән берлектә оештырды.

Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдиновның “Идегәй” спектакле премьерасы 26-27 гыйнварда узачак. Ул “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата. Театрыбыз моңарчы “Хуҗа Насретдин”, “Итил суы ака торур”, “Кураж ана” кебек тарихи әсәрләр куеп, зур чыныгу узды. Тинчурин театрында төрле елларда Н.Исәнбәтнең “Рәйхан”, “Хуҗа Насретдин” әсәрләре, аның тәрҗемәсендә “Гамлет” пьесасы куелды. Тинчурин театры актерлары Илгизәр Хәсәнов, Алмаз Фәтхуллин, Лилия Мәхмүтова, Харис Хөснетдинов “Хуҗа Насретдин” спектакленнән бер өзек уйнап күрсәтте. Артем Пискунов “Гамлет”тан монолог сөйләде.

Бәйрәмне Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова алып барды. Казан театр училищесы студентлары Н.Исәнбәтнең “Тукай остаз”, “Гыйсьян җыры”, “Әбүгалисина” шигырьләрен башкарды. Халыкара конкурслар лауреаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе укытучысы Сөмбел Кыямова “Син сазыңны уйнадың” җырын, “Түләк” операсыннан Сусылу ариясен башкарды. Театрның Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры музыкаль әсәрләр белән сөендерде. Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов һәм баш режиссер Туфан Имаметдинов чарага килгән тамашачыларны сәламләп, Нәкый Исәнбәтнең тормышы, иҗаты белән кызыксынулары өчен рәхмәтләрен белдерделәр, тиздән булачак “Идегәй” премьерасына чакырдылар.

Чарада Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе, китапның җаваплы мөхәррире Разил Вәлиев чыгыш ясады. Шулай ук Татарстаанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шәфыйк улы Шакиров сүз алды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ләйсән Исхакова, КФУ профессоры Марсель Бакиров, театр белгече, галим Әлфәт Закирҗанов, Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Рәдиф Гаташ, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, галимә Фәнзилә Җәүһәрова, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиевлар чыгыш ясады. Нәкый Исәнбәт турында “Җидегәннән төшкән нур” исемле әдәби әсәрнең авторы, язучы Рафис Корбан да фикерләре белән уртаклашты. Филология фәннәре кандидаты, Салават Юлаев премиясе лауреаты, Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институты доценты Гөлчәчәк Саламатова чарада катнашуыларны видеоязма аша сәламләде.

“Идегәй” спектакле премьерасы уңаеннан, Тинчурин театры музее җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова дастанга һәм “Идегәй” әсәрен беренче булып бастырып чыгаручы әдип, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәткә, аның К.Тинчурин театры белән хезмәттәшлегенә багышланган күргәзмә әзерләде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Син сазыңны уйнадың” чарасын турыдан-туры трансляция белән күрсәтте, дип хәбәр итә К.Тинчурин театры матбугат үзәге. 

 


---
Тинчурин театры
№ --- | 22.01.2023
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»