поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.01.2023 Шоу-бизнес

“Концерт булмый, гафу итегез": татар артистларын нигә кире борганнар?

Татарстан артистлары Новосибирск өлкәсендә хикмәтле концертлар куеп кайткан. Сүз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина, Татарстанның атказанган артисты Нурзадә һәм танылган җырчы Илшат Вәлиев турында. Хикмәтле дип юкка әйтмим, чөнки планлаштырылган концертлар өзелгән.

“Концерт булмый, гафу итегез”
Новосибирскидан кайтканнан соң, икенче көнне үк “Татмедиа”га Әлфия Хәбибуллина белән Нурзадә килде. Аларның сөйләгәннәрен ничек бар, шулай тәкъдим итәбез. Сүзне иң элек Әлфия башлады:
 
“Новосибирск өлкәсенең Куйбышев шәһәрендәге Мәдәният йорты хезмәткәре Наталья ханым минем белән элемтәгә чыгып, гыйнвар аенда шул шәһәрдә концерт куярга тәкъдим итте. Без концертны 13 гыйнварга планлаштырдык. Барган барган бер генә концерт куясы килми бит инде. Шул төбәкнең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Рәшидә Хәмзина белән сөйләштек тә, Новосибирскиның үзендә дә концерт куярга уйлаштык. Аны 15 гыйнварга планлаштырдык. 14 гыйнвар буш калмасын дип, Рәшидә ханым бер көндә ике татар авылында концерт куярга тәкъдим итте. 
 
Бераздан Рәшидә ханым: “Сезне башка авылларда да күрергә телиләр”, - дигәч, гастрольләр графигы тагын да озайтылды. Шәһәрләрдән кала, барлыгы 7 татар авылына барырга тиеш идек – Белехта, Тармакүл, Кошкүл, Кече Тебисс, Тебисс, Убинское, Мусы”.
 
Аның сүзен Нурзадә дәвам итте: “10 гыйнвар көнне Омскига барып төштек, безне “Ышаныч” татар оешмасы матур итеп каршы алды. Анда ике татар оешмасы бар, икесе белән дә очрашып, чәйләр эчеп җырлашып утырдык. Алар безне озата та барды. Бу вакытта безне алдан ни көтәсен белми идек әле”. 
 
“Җирле вакыт белән кичке 9да Куйбышевтан Наталья белән элемтәгә чыктык, ул исә: “Бар да яхшы, концерт булачак”, - диде. Икенче көнне иртәнге сәгать 6да, алар вакыты белән 10да смс килеп төште: “Концерт булмый, гафу итегез”. Мин Рәшидә ханымга: “13 гыйнвардагы концертыбыз өзелә, ул көнне татар авылларында оештырыйк”, - дип яздым. Ә бу вакытта Новосибирскиның Чаны районы башлыгы Виктор Губер клуб мөдирләрен җыеп, татар авылларындагы концертларны өздерә. “Сезнең авылда татарлар чыгыш ясарга тиеш түгел. Әгәр кертәсез икән, эштән куылачаксыз”, - дигәннәр.
 
Без бу хакта Чаны районына килеп төшкәч кенә белдек. Ә билетлар инде сатылып беткән иде. Татарлар безне куанып-шатланып көтеп тора иде. Югыйсә бу концертларны оештыру өчен Новосибирск өлкәсенең мәдәният министрлыгы үзе рөхсәт биргән. Рәшидә ханым аларга хат язган булган. Концертларны тыю турында белгәч, Рәшидә ханым министрга кергән. Ул исә: “Миннән тыю юк”, - дигән”, - дип сөйләде Әлфия.
 
“Акча эшләү максаты белән йөрмибез”
Шуннан соң Әлфия белән Нурзадә ярдәм сорап Омск татарларына мөрәҗәгать иткән. Анда барып, ике татар авылында концерт куйган. “Новосибирскида планлаштырылган концертлар өзелсә дә, башны имәдек. Башка районнардагы татар авылларында концерт куйдык. Кемдер безне тыймасын өчен, концерт башланырга 2-3 сәгать кала, шул авылларга шалтыратып, шушы вакыт эчендә халыкны җыйдылар. Үз гомерләрендә беренче тапкыр татар артистларын күргән татар авылларында булдык. Бер районның бердәнбер татар авылына бардык. Анда шундый тырыш, эшчән халык яши, казлар үстерәләр, яңа йортлар салалар. Әмма мәктәпләре юк. Мәктәп булмагач, татар теле дә укытылмый. Балалар күрше рус авылына барып укый икән. Мәчетләре дә бар, әмма муллалары юк. Безгә менә шундый моң-зарларын сөйләделәр”, - диде Нурзадә.
 
“Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясеннән рөхсәт кирәк” дигән сүз чыккач, аның җитәкчесе, губернаторның милли мәсьәләр буенча киңәшчесе Әмир Гәрәев белән дә элемтәгә кердек, ярдәм сорадык. “Кем чакырды, шулар белән эшләгез”, - диде. Аның сөйләшүе миңа бер дә ошамады. “Монда килегез, чәй эчәрбез, сөйләшербез”, - ди. Чәй эчәргә түгел, проблеманы хәл итәргә кирәк иде. “Без монда талашырга яки ике арада булган низагка кысылырга килмәдек. Безне бирегә чакырдылар. Безнең эшебез – җырлау, концерт кую, милләттәшләребез белән күрешү”, - дидем. Зур-зур акчалар эшләү максаты белән дә йөрмибез, алайса авылларга барыр идекме? 
 
Сүз уңаеннан, бөтен сөйләшүләрне дә яздырып бардым. “Безнең үзебезнең концерт оештыручы кешеләр бар, хат язарга кирәк иде”, - диде ул. Ул оештыручылар ярдәме белән концерт куеп, “янып” кайткан артистлар бар”, - ди Нурзадә. Аның сүзләрен Әлфия җөпләп алды: “Бер артистка 50 кешелек зал биреп, нибары 35 кеше җыйганнар. Без аларның концерт оештыра алмавын беләбез. Бәлки алар безне Рәшидә ханым белән сүзгә килеп, кире кайтып китәрләр дип уйлагандыр, әмма без барыбер концерт куйдык. Ничә кеше булса да, оештырдык. Хәтта концерт беткәч тә, халык таралышмады. Безнең концерт бик әдәпле: эстрада җырларын гына түгел, халык җырларын да башкардык. Андагы татарларны татар әдәбияты белән таныштыруны үземә бурыч итеп куйдым, Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев, Әнгәм Атнабаев, Әхмәт Фәйзи әсәрләрен сөйләдем. Кешегә рухи азык бирдек. Барлыгы 7 концерт куйдык”.
 
Кызлар шуңа аптырый: милли-мәдәни автономия дә – иҗтимагый оешма, “Ак калфак” та – иҗтимагый оешма. “Ни өчен без иҗтимагый оешмадан рөхсәт алырга тиеш? Өлкәнең мәдәният министрлыгыннан рөхсәт алынган бит инде. Концертлар өзелүнең сәбәбе шул: бер татар оешмасы икенчесеннән көнләшкән”, - дигән фикердә алар.

“Татар концертыннан мәхрүм калдылар”
“Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итеп карадыгызмы?” дигән сорау алар: “Конгресска дәгъва белдерү – мәгънәсезлек, чөнки без алар аша бармадык. Алар чит җиргә чыккан һәр артистны күзәтеп бетерә алмый. Болай да татарларны берләштерү өчен бик күп эш башкаралар. Шулай да конгресска киңәш сорап шалтыраттык, файдалы киңәшләрен бирделәр. Әмир Гәрәевның телефон номерын биреп, аның белән сөйләшергә тәкъдим иттеләр. Әмма сөйләшү уңай нәтиҗә бирмәде”.
 
“Татарларга шундый әйбер хас: берәр кеше артыграк эшли башласа, аның башына сугалар. Монда да шундый ук күренеш. Милли-мәдәни автономиядә эшләүче Рауза ханымны да концертка чакырдык, әмма ул килмәячәген хәбәр итте. “Сез аңлашылмаган кешеләр чакыруы буенча килгәнсез”, - дип смс язды ул миңа. Алай гына да түгел, Гөлзадә Сафиуллинага шалтыратып, минем турында сорашачагын әйтте. Монысы инде бөтенләй аңлашылмады”, - ди Нурзадә.
 
Әлфиянең моңа кадәр бу рәвешле гастроль өзүләр белән очрашканы булмаган. “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, ди. Татарлар саны бер-берсе белән бердәм һәм тату булмаулары аркасында кими дә инде. Татарларны кысучы кешеләр аркасында, бәлки татарлар җанисәп вакытында үзләрен татар дип яздырырга курыккандыр, дигән фикер туды миндә”, - ди ул. 
 
Нурзадә ике татар оешмасының бер-берсен өнәмәү күренешен Төркиядә күргән булган. “Анда ике татар оешмасы бер көндә Сабан туе үткәрде. Икесе дә милли бәйрәмне бер көнгә билгеләгән иде. Ни өчен дус яши алмыйлар алар? Бер-берсенә комачауламый бит алар. Бу яктан Омск оешмаларын үрнәк итеп куяр идем, алар үзара бик тату”, - ди җырчы.
 
Юл чыгымнарын артистлар үзләре каплаган. Авылларга кермәү аркасында килеп чыккан зыянны алар 100 мең сумга бәяли. “Ләкин иң зур зыян акчалата түгел, ә рухи яктан булды. Татарлар белән очраша алмау, аларның “безгә килә алмадыгыз” дип язулары аяныч. Без шунда булып та, күрешә алмадык. Безгә караганда, алар күбрәк зыян күрде. Татар концертыннан мәхрүм калдылар. Рәшидә ханымның оештыру сәләте бик көчле. Ул безне гел кайгыртып торды, һәрвакыт җылыда булдык, тамагыбыз тук булды. Мактау грамоталары, чәчәкләр, күчтәнәчләр белән озатып калдылар”, - ди Әлфия.
 
Менә шундый хәлләрдән соң, “Татарлар ни өчен кими? Нигә без бердәм түгел?” дип аптырыйсы да юк. Әлбәттә, татар артистларының ничәмә ничә чакрымнар узып, көтеп алынган концертка эләгә алмаулары кызганыч күренеш. Җитди сәбәбе булса иде. Ә ул юк... Бу язма шушы һәм башка төбәкләргә гыйбрәт булсын иде. Татар татарның башын ашамасын иде.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 20.01.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»