поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
15.01.2023 Мәдәният

Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый (ВИДЕО)

Кәрим Тинчурин театрында 26-27 гыйнварда “Идегәй” татар халык дастаны буенча әзерләнгән спектакльнең премьерасы була. Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының 2023 елны Дастаннар елы дип игълан итүе спектакльнең тарихи, мәдәни әһәмиятен тагын да арттыра.

Спектакль Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап куела. Дастанда Идегәй ролен яшь актер һәм режиссер Илнур Гарифуллин башкарачак. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов исә Шаһтимер роленә билгеләнгән. Татарстанның атказанган артистлары Ирек Хафизов – Туктамыш хан, Гүзәл Гайнуллина – Йәникә ролендә.

Режиссер Туфан Имаметдинов “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
“Идегәй” дастаны тамашачыларда әдәби телебезгә, рухи мирасыбызга, милли мәдәниятебезгә ихтирамны арттырыр дигән өметем зур. Бу Тинчурин театрында яңалык та, борылыш та булачак”, – дип белдерде Туфан Имаметдинов.

«Идегәй» дастаны буенча куелган спектакльнең нигезендә исә үзара бәйлелекнең никадәр зарарлы булуы, көчле шәхесләрнең дәүләт мәнфәгатьләре дәрәҗәсендә көрәшү, яки көнкүрешкә бәйле рәвештә кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бозылу идеясе ята. Эпосның да, «Идегәй» спектакленең дә төп мотивлары – батырлык, туган җиргә мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, намуслылык һәм гаделлеккә дан җырлаудан гыйбарәт.

"Идегәй" спектаклендә Тинчурин театрының танылган актерлары: Татарстанның халык артистлары Илгизәр Хәсәнов, Рамил Минханов, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Рөстәм Гайзуллин, Сәлим Мифтахов һәм театр актерлары Илнур Байназаров, Илфак Хафизов, Салават Хәбибуллин, Артем Пискунов, Эдуард Никитин, Камил Гатауллин, Булат Зиннәтуллин, Илмас Насретдинов катнаша.
Спектакльнең рәссамы – Алия Гайнуллина, хореограф – Марсель Нуриев, хормейстер – Алия Хәмзина, музыкаль җитәкче, дирижер – Ильяс Камал. «Идегәй» спектакленә көйләрне яшь композитор, Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаган Фәрһад Бәхтияри иҗат итте.

“Идегәй” спектакле премьерасы уңаеннан, Тинчурин театры музеенда дастанга һәм “Идегәй” әсәрен беренче булып бастырып чыгаручы әдип, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәткә багышланган күргәзмә дә әзерләнә.

Спектакльгә әзерлек вакытында “Ачык университет” укыту платформасы К.Тинчурин театры белән берлектә татар дастаннарына багышланган “Татар дастаны ни сөйли?” дип аталган яңа курс оештырды. Шул уңайдан Тинчурин театрында язучы, “Идегәй” дастанының бер вариантының мөхәррие Галимҗан Гыйльманов, тарихчы Дамир Исхаков лекцияләр уздырды. Шулай ук «Ачык университет» белем бирү проекты кысаларында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс үткәрелде, дип хәбәр итә К.Тинчурин театры матбугат үзәге. 


---
Тинчурин театры
№ --- | 15.01.2023
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»