поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.01.2023 Сәясәт

Минтимер Шәймиев: Безгә Рәхимов белән 90нчы елларны кулга-кул тотынып үтәргә туры килде

Катлаулы 90нчы елларда хакимият башында Мортаза Рәхимовның булуы Башкортстан өчен бәхет булды. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев федераль телеканалларга биргән интервьюсында шундый фикерен җиткерде.

«Хөрмәтле Мортаза Гобәйдулла улы белән безгә 90нчы елларны кулга-кул тотынышып үтәргә туры килде. Минемчә, Башкортстан Республикасына, аның күпмилләтле халкына, башкорт халкына бәхет елмайган. Бу болгавыр вакытта хакимияттә нык характерлы, тормыш һәм кешеләр белән эшләүдә зур тәҗрибәсе булган, производствоны, кешеләрне, туган республикасын яхшы белгән Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов булды», – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе.
 
Ул Башкортстанның беренче Президентын хуҗалыкны алып бара торган кеше дип атады. Шәймиев искәрткәнчә, Рәхимов сәясәткә килгәнче 30 ел Уфа нефть эшкәртү заводында эшләгән, җайланмалар белән җитәкчелек итү вазифасыннан предприятие директорына кадәр юл һөнәри юл узган, дип яза Татар-информ.
 
«Шуңа күрә халык иң авыр вакытларда үз язмышын аңа ышанып тапшырды. Ул эчкерсез иде, турыдан-туры әйтә алды, дөреслекне яшермәде», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Киңәшчесе.
 
Аның сүзләренчә, Рәхимовны ул нинди бар, шулай итеп кабул итәргә кирәк булган, бу аның масштаблылыгы турында сөйли.
 
«1991 елның 16 августында без беренче тапкыр республикалар арасында дәүләт Килешүе төзедек. Без тугандаш халыклар арасында күп гасырлык дуслыкны ныгыттык. Без моңа зур игътибар бирдек, һәм мин Уфага бу Килешүне имзаларга үзем бардым», — дип искә ала Татарстан Республикасының беренче Президенты.
 
Шәймиев Рәхимовка күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде һәм ике республика җитәкчесен эшлекле генә түгел, ә ике халык арасындагы кебек үк, дусларча һәм тугандаш мөнәсәбәтләр бәйләвен искәртеп узды.
 
Шул ук вакытта Татарстан Республикасының беренче Президенты сүзләренчә, ике республика җитәкчеләре буларак, алар икесе дә үз төбәгенең мәнфәгатьләрен яклаган, әмма алар барыбер фикердәшләр булган.
 
«Бәлки, безнең фикерләр һәрвакытта да барлык сораулар буенча да туры да килмәгәндер. Әмма халыкларыбызның принципиаль позицияләрен яклау бер-беребезнең ярдәменнән башка мөмкин булмас иде диярлек. Без, һичшиксез, күпмилләтле республикаларыбыз тормышында булган проблемаларны цивилизацияле чишү юлын сайлап, фикердәшләр булдык», – диде Шәймиев.
 
Мортаза Гобәйдулла улының вафат булуы – барыбыз өчен дә зур югалту, дип ассызыклады Шәймиев һәм аның тормыш иптәше Луиза Галим кызының, туганнарының һәм тугандаш бөтен башкорт халкының тирән кайгысын уртаклашты.
 
Искәртеп узабыз, Мортаза Рәхимов 88 яшендә вафат булды. Аның белән хушлашу мәрасиме бүген, 13 гыйнварда, Уфадагы «Башкортостан» дәүләт концертлар залында 9.00-12.00 сәгатьләрдә уза.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.01.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»