поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.01.2023 Медицина

Дүрт көн буе яшь ананың гомере кыл өстендә була

Башкортстанда табиблар яшь әнинең үлемнән коткарып калган. 21 яшьлек Виктория бала тапканнан соң, авыр хәлдә реанимациягә эләгә һәм бары табиблар тырышлыгы, сабые өчен яшәү теләге генә аны үлем тырнагыннан саклап кала.

«Барысы да салкын тиюдән башланды. Ул вакытта мин инде йөклелекнең 37нче атнасында идем һәм моңа кадәр сәламәтлегемә зарланганым булмады. Терапевт миңа ОРВИ диагнозы куйган иде, хастаханәгә ятудан баш тарттым, өйдә табиб күзәтүе астында дәвалана башладым. Өч көннән соң, 9 декабрьдә, хәлем кискен начарланды, калтырата башлады, ашыгыч рәвештә республика клиник перинаталь үзәгенә җибәрделәр», — дип сөйләгән «Башинформ» басмасына Уфада яшәүче 21 яшьлек Виктория.
 
Табиблар пациентка бавыр авыруы диагнозы куя. Моннан тыш, карындагы балага һава җитми башлый һәм шуңа күрә гинеколог баланы кесарев кисеме белән таптырырга була. Операция ярдәмендә 2,490 грамм авырлыктагы малай дөньяга килә.
 
—  Бала тапканнан соң ук мине реанимация бүлегенә күчерделәр, ул вакытта мин аңымда идем һәм күбрәк бала өчен борчылдым. Башка берни дә хәтерләмим, - дип дәвам итә Виктория күз яшьләре белән. - Табиблар сүзләренчә, бавырым эшләми башлаган. Ашыгыч рәвештә Мәскәүдәге медицина ярдәме күрсәтү үзәге белән телемедицина консультациясе үткәрелгән. Бавырны күчереп утырту өчен федераль үзәккә алып барырга әзерли башладылар. Ләкин 12 декабрьдә минем хәлем кискен начарланды, сулыш алу белән проблемалар барлыкка килде, үпкәне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырдылар. Мәскәүгә бару кичектерелде.
 
Дүрт көн буе яшь ананың гомере кыл өстендә була, табиблар ад бернинди фаразлар бирми. Яшь хатынның ирен һәм әти-әнисен иң куркыныч нәтиҗәгә әзерлиләр. Бу вакыт эчендә медиклар бригадасы яшь әнине коткару өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Федераль үзәкләр белән дә, республиканың башка учреждениеләреннән килгән белгечләр белән дә бик күп телемедицина консультацияләре үткәрелә.
 
— Нәрсә булганын белми дә калдым, йокы яки галлюцинация булдымы... Ләкин мин зур ак багананы хәтерлим, аннары ул карага әйләнде. Курку барлыкка килде һәм күз яшьләре акканы исемдә калган. Табибның: "Син бирешә алмыйсың!" дигән сүзләрен хәтерлим. Икенче бер тавыш иремнеке иде. Аны берникадәр вакытка яныма реанимациягә керткәннәр. Шуннан соң мин аңыма килә башладым, күзләремне ачтым, ул миңа улыбызның рәсемнәрен күрсәтте. Сабыемны күрәсем, кулларыма аласым килде. Бу гаҗәп, ләкин шуннан соң тиз арада терелә башладым, шулай да миңа яңабаштан йөрергә, сөйләшергә, кашык тотарга өйрәнергә туры килде. Моның өчен янәшәмдәге, мине яклаган һәм тормышым өчен көрәшкән барлык медикларга, якыннарыма чиксез рәхмәтлемен. Моны һәркем белергә тиеш: бездә иң яхшы табиблар, - ди Виктория.
 
Бер атнадан соң, 20 декабрьдә, яшь хатын реанимациядән яңа туган баласы янына, бала тудыру бүлегенә күчерелә. Яңа ел алдыннан бәхетле әти үз гаиләсен өйләренә алып кайта. Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәге коллективының профессиональлеге һәм бердәмлеге аркасында тагын бер бәхетле пар яңа елны сабыйлары белән каршы ала.
 
"Үлем белән йөзгә-йөз очраштым һәм аны җиңдем. Иң мөһиме, бүген безнең гаилә бергә, үземне яхшы хис итәм, бала үсә. Бу иң яхшы яңа ел могҗизасы!" ди Виктория үзе.
“Башинформ”
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 12.01.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»