|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2023 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясе Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова каберенә зиярәт кылу оештыра16 гыйнвар 9.30 сәгатьтә ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова һәм ТАССРның, РСФСРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров каберен зиярәт кылу оештырыла. 15 гыйнварда – Әлфия Авзалованың тууына 90 ел, 16 гыйнварда – Илһам Шакировның арабыздан китүенә 4 ел була. Шул уңайдан, яңа татар бистәсе зиратында легендар җырчыларның рухларына дога кылып, каберләрен зиярәт кылу оештырыла.
--- |
Иң күп укылган
|