|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2023 Җәмгыять
Татар китабы йорты яңа җәяүле экскурсия тәкъдим итәКитапны кем яза, әсәр кайда китапка әверелә һәм кайчан укучы белән очраша? Бу һәм башка сорауларга Татар китабы йорты һәм аның партнерлары оештырган яңа җәяүле экскурсиядә җавап таба аласыз. «Китап юлы» экскурсиясендә сез Шәриф Камал яшәгән фатирда булачаксыз, татар китабының 1000 еллык тарихын күрәчәксез, остаханәдә дә катнашачаксыз. Аннары сезне Матбугат йортына сәяхәт һәм Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре белән очрашу көтә. Сәяхәт Чернояров пассажында урнашкан «Түбәтәй» кафесында тәмамлана. Фатих Кәрим, Һади Такташ, Фәтхи Бурнаш белән бәйле булган бу бинада экскурсия катнашучыларына төшке аш тәкъдим ителә. Билет бәясе — 700 сум. Пушкин картасы ярдәмендә түләү каралган. Теркәлү: https://forms.yandex.ru/u/6395efda90fa7bf1970872ac/
--- |
Иң күп укылган
|