|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2011 Спорт
Аю, Ленин һәм башкаларИл Президенты Дмитрий Медведев Сочидагы Олимпиаданың символларын сайлау нәтиҗәләре белән килешми. Аның әйтүенчә, җиңүчеләр гадел рәвештә билгеләнмәгән. Коммунистлар исә яңадан сайлау үткәрергә тәкъдим итә. Алар яңа символ – Ленин сынын сайламакчы. Мәгълүм булганча, Сочидагы Олимпиаданың символлары өчәү булачак. Алар – Ак аю, Куян һәм Леопард. Әмма дүшәмбе көнне үк Дмитрий Медведев сайлау нәтиҗәләрен шик астына куйды. Аның әйтүенчә, Интернет һәм телевидение аша тавыш бирү барышында җиңүчеләр төрле булган. “Икенче юлы карар кабул иткәндә гаделрәк булырсыз дип өметләнәм”, – дигән ил башлыгы. Тавыш бирү нәтиҗәләре халыкта да шау-шу уятты. Берәүләр җиңүчеләр алдан ук билгеле булган, дип фаразласа, икенчеләр “чиле-пешле” символларга каршы. Сәнгать белгечләре әйтүенчә, Ак аю, Куян һәм Леопард тиешле дәрәҗәдә эшләнеп бетмәгән. Өстәвенә аларны артык моңсу дип тапканнар.
Мәсьәләне хәл итү юлын “Петербург һәм Ленинград өлкәсе коммунистлары” тәкъдим иткән. Алар Олимпиада символларын яңадан сайларга кушкан. Ә менә тавыш бирүдә талисманнар арасыннан төшеп калган Кыш Бабай урынына Ленин сынын кертмәкчеләр. Алар әйтүенчә, Ленинның җиңү ихтималы да зур. Ул арада 1980 елда Мәскәүдә узган Олимпиаданың символын уйлап табучы рәссам Виктор Чижиков Ак аюны уйлап табучыларны урлашуда гаепләгән. Аның әйтүенчә, Ак аю элеккеге символдан төсе белән генә аерыла. Чижиков судка гына мөрәҗәгать итә алмый. Чөнки рәссам Мәскәүдәге Олимпиада символына авторлык хокукы алмаган булган.
|
Иң күп укылган
|