поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
09.01.2023 Мәдәният

Консерваториягә керергә... Пушкин кушкан!

Кариев театрының вокал буенча остазы Лилия Зәйнуллинага консерваториягә керәчәген Пушкин җаны әйткән! Чынлап, алдамыйбыз! Мәктәп укучысы Лилия лагерьда вакытта дус кызлары белән Пушкин җанын «чакыртып», багып карарга уйлаган (фильмнардан күреп, кечкенә вакытта кайсыбыз гына мавыкмады икән!).

Беренче итеп: «Яңа фатир алырбызмы?» – дип сораган. «Алырсыз!» – дигән Пушкин. Шуннан Лилия, кыюланып, хыялында йөрткән соравын телгә китергән: «Консерваториягә укырга керерменме?» «Керерсең!» – дигән Пушкин.

Озак та үтми, чынлап та, яңа фатир алганнар! Ә менә консерватория хыялын бераз кичектереп торырга туры килгән. Яңа фатирга күченгәч, мәктәп тә, классташлар да алышынган. Һәм Лилия, 8 нче класстан китеп, ул вакытта «модный» сәүдәгәр һөнәрен үзләштерергә һөнәри училищега кергән.

Ләкин музыка барыбер кызны җибәрми! Һәм, урта белем алгач, ул аттестатын тотып, туры мәдәният институтына юл тота. Биергә мин болай да оста дип, хор-дирижерлык юнәлешен сайлый. Зур аудиториягә җыелып, кемнең кайсы педагогта шөгыльләнәсен игълан итәләр. Бөтен кешене әйтеп чыгалар, Лилиянең исемен әйтүче юк та юк. Түзми: «Ә ми-и-ин?» – дип сорый. «Ә син миндә!» – дип, кафедра мөдире, профессор Җәвит Котдусов сәләтле кызны үзенә ала. Музыка тулы, «Сорнай»лы яңа тормыш башлана.

Ә Пушкинның әйткәне барыбер чынга аша! Бераздан Лилия Зәйнуллина консерваториягә сольный вокал факультетына укырга керә.

Сезне 28 нче гыйнвар 18:30 сәгатьтә Лилия Зәйнуллинаның юбилеена багышланган «Былбыл бакчасы» театральләштерелгән концертына чакырабыз!

Билетларны сатып алу өчен сылтама: https://tickets.karievteatr.ru


---
Кариев театры
№ --- | 09.01.2023
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»