поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.12.2022 Дин

Яңа елда укылучы дога

Яңа елны мөселманнар бәйрәмгә санамый. Тарихка күз салсак, мөселман календаренең һиҗрәт кылынган елдан башланганын күрәбез. Ягъни Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәдән Мәдинәгә күчкән вакытыннан бирле. Бу көн мөселманнар өчен бәйрәм булган, чөнки нәкъ шул вакыттан Ислам дине дөнья буйлап тарала башлаган. Ул вакыйгалардан 14 гасыр узган. Һиҗри календарь буенча мөхәррәм аеның беренче көне – мөселманнар өчен Яңа ел була.

Мөселман календаре буенча яңа елны да, 1 гыйнварны да шушы дога белән башларга була: “Куллә гамин вә әнтүм би хаир” (Мәгънәсе: Сез барча изгелектә, бәрәкәттә булыгыз!). Нинди генә көн, нинди генә бәйрәм булмасын, шул доганы кылабыз. 

Икенчедән, яңа ай күргәч, “Аллаһуммә әһилләһү галәйнә бил әмни вәл имән вә биссәләмәти вәл исләм”, дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылабыз. Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә әлеге доганың мәгънәсе болай: “Әй, Раббым, бу яңа айны, елны, яңа булган безнең көннәребезне тынычлык белән, иман белән башлап җибәрергә насыйп ит. Саулык-сәламәтлек белән, Ислам динебез белән үзебезнең иманыбызда калып, безнең үзебезнең рәхмәтләребезне Сиңа белдереп, мөселман, шөкранә бәндәләр булып шушы яңа елларны башлап җибәрергә насыйп ит”. 
 
Үткән елда нинди гамәлләр кылдык: яхшылары күбрәкме, әллә яманнарымы? Никадәр гыйбәдәт булды – шуңа хисап ясап, киләсе елда аны арттыруны максат итеп кую кирәктер. Рәсүлебез с.г.в. хәдисендә “Мөселманның киләчәк көне үткән көненнән яхшырак булырга, бары тик изгелектән торырга тиеш” диелә. Үткән елыбызга карата киләсе елыбыз тагын да яхшырак, гыйбәдәтләргә баерак булырга тиеш.
 
Савапларыбызны арттырырлык иттереп яшәү өчен Аллаһу Раббыбыз ризалыгыннан ташламасын, Үзенең рәхмәтеннән булырга насыйп итсә иде.
Фото: Фрипик.ру
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 31.12.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»