|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2022 Фаҗига
Әлмәт районындагы авариядә җиңел машина металл өеменә әйләнгән
Бүген, 30 декабрьдә, Татарстанның Әлмәт районында «Казан-Оренбург» автомобиль юлының 239 чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 41 яшьлек «ВАЗ 2114» автомобиле йөртүчесе зур тизлектә, узып китү тыелган урында каршы як юлга чыгып, «Isuzu» йөк машинасына бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ автомобиле йөртүче ашыгыч медицина ярдәме автомобилендә вафат була.
Һәлакәтнең гаеплесен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре билгеләргә тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|