|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2022 Медицина
18 бала чит илдә чыккан дару эчеп үлгәнҮзбәкстанда Һиндстанның Marion Biotech компаниясе җитештергән ОРВИга каршы препарат эчкәннән соң 18 бала үлгән. Моны раслаучы экспертиза нәтиҗәләре хокук саклау органнарына җибәрелде. Бу хакта ТАСС Үзбәкстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. Ведомствода хәбәр итүләренчә, «Док-1 Макс» препаратын тикшерү бер атна элек башланган. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә препаратта этиленгликоль агулы матдә табылган, дип яза Татар-информ.
«Док-1 Макс» сиропын эчкән 21 баланың 18е үлде», – дип белдерделәр министрлыкта һәм препарат республиканың барлык даруханәләрендә сатудан алынды, дип өстәделәр.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|