|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2022 Җәмгыять
Ике яшьлек чагында үлгән малаена повестка китергәннәрЕкатеринбургта яшәүче хатынга 2,5 яшьлек чагында баш мие авыруыннан үлгән малаена хәрби комиссариаттан повестка килгән. Бу хакта Е1.RU порталы хәбәр итә. Соңрак комиссариатта хаталарын таныганнар һәм хатын алдында “кешеләрчә” гафу үтенергә вәгъдә иткәннәр. Ана сүзләренчә, берничә көн ул байтак еллар элек үлгән улына повестка алган. Документта малайга 2023 елның 26 гыйнварында чакыру пунктына килергә кушканнар һәм баш тарткан очракта җаваплылык турында да кисәткәннәр. Ана кеше бу хәлне ачыкларга теләгәч, шәһәр хәрби комиссариатында малай турындагы мәгълүмат аларга паспорт өстәленнән килде, дип аңлатканнар.
“Улымның үлеме турындагы мәгълүматны без паспорт өстәленә тапшырдык, моны төгәл хәтерлим. Башка аналар үпкә, сагыш-әрнүләр кичермәсеннәр, күз яшьләре түкмәсеннәр өчен бу вакыйгага күз йомасым килми”, – ди югалту ачысын янә кичергән ана.
Свердловск өлкәсенең Чкалов районы хәрби комиссариаты вәкилләре исә бу хәлдә идарә итүче компания гаепле, дип белдергән. “ТСЖ биргән исемлекләргә ярашлы без повестка язып салдык. Ә исемлекләрнең дөресме-түгелме икәнлекләрен оешмалар тикшерми. Комиссариатның бернинди дә гаебе юк монда”, – дигәннәр анда.
Кызганыч, ниндидер ваемсыз хезмәткәрнең бюрократик хатасы аркасында кайчандыр улын югалткан ана янә әрнү-сагыш ачысы кичергән...
Фото:mk.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|