поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
24.12.2022 Мәдәният

Мәдәният министры Ирада Әюпова: Артист сәхнәгә чыга икән, “мин фонограммага җырлыйм” дип ачыктан-ачык әйтергә тиеш

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Яңа ел уңаеннан журналистлар белән очрашу үткәрде. Ирада ханым ел дәвамында мәдәният өлкәсендә булган иң кызыклы вакыйгаларны искә алып, фикерләре белән уртаклашты.

Мәсәлән, журналистлар Ирада Әюпованың Казан халыкара мөселман киносы фестивале турындагы фикере белән кызыксынды. “Мәдәният өлкәсендәге теләсә кайсы чараның үз концепциясе, үз фәлсәфәсе булырга тиеш. Ә мөселман киносы фестивалендә ул юк. Минемчә, Миләүшә Ләбибовна төрле юнәлешләрдә эшләп карый, эзләнә. Омтылышлар бар. Ачылу һәм ябылу тантаналары кызыл келәмнәр белән зурлап үткәрелә. Ләкин бу фестивальнең асылы – кызыл келәм түгел, ә аның тирәсендәге дискуссия”, - диде министр.
 
Бер журналист Казаны циркында намаз уку бүлмәсе ачылуга канәгатьсезлек белдерде. Янәсе, андый намаз бүлмәләрен ачу модага кереп китте. Ирада Әюпова исә бу фикер белән килешмәвен әйтте. “Без һәрбер кешенең ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш. Аэропортта, театрда намаз уку бүлмәләре булу – гадәти хәл. Циркта намаз уку бүлмәсен ачу учреждение эшчәнлегенә начар йогынты ясады дип уйламыйм. Татарстанда дини кешеләр бик күп, безнең министрлыкта да андыйлар бар һәм мин бу гамәлне хөрмәт итәм”, - диде ул.
 
Ирада Әюпова “Үзгәреш җиле” фестивале турында да әйтте. “Ун ел элек татар эстрадасында барысы да диярлек фонограммага җырлый иде. Хәзер артистлар ачык форматта эшләргә тырыша. Бу – дөнья таләбе. Җырчылар хәзер тере тавышка җырларга курыкмый. Һәм моңа “Үзгәреш җиле” сәбәпче дип уйлыйм. Әгәр журналист теге яки бу концерт турында яза икән, ул артистларның фонограммага яки тере тавышка җырлавы турында да язарга тиеш. Артист та сәхнәгә чыга икән, “мин фонограммага җырлыйм” дип ачыктан-ачык әйтсен. Шул вакытта тамашачы белән артист арасында ышаныч булачак. Эстрада – мәдәниятнең халыкка иң якын булган тармагы. Халыкны алдарга ярамый. Мин үзем дә начар җырламыйм, ләкин тавышымны студиядә яздырсалар, опера җырчысы булачакмын”, - диде министр.
 
“Елга нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: ел, чынлап та, якты вакыйгаларга бай булды. Журналистлар үз язмаларын бер яклы гына язмасын иде. Гел мактап яки яманлап кына язарга кирәкми, ике якны да күрергә кирәк. Юлдагы күлдәвекне кемдер пычрак дип уйлаячак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен сүгәчәк. Ә кемдер анда йолдызлар чагылышын күрәчәк. Шуңа күрә уй-ниятләр гел позитив рухта булсын, дөньяның ачык, матур төсләрен генә күрсәк иде”, - диде Ирада Әюпова.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 24.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»