поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.12.2022 Медицина

Райондагы бала тудыру йортлары ник ябыла?

Безнең үзебездә бала тудыру йорты булырга тиеш! Спас районы халкы шулай дип көрсенә. Хәзер хатын-кызлар Базарлы Матакка яки Чистайга барып бала таба. Республика күләмендә мондый язмышка дучар булган бала табу йортлары шактый. Белгечләр районнардагы бүлекләр ябылуның уңай яклары күбрәк, дип ышандырырга тырыша. Алар белән килешмәүчеләр дә шактый.

Юл газабы өстәлә
Спас районының Танкеевка авылында яшәүче Кристина Малыгина быел җәй әни булган. Тулгагы башлангач, ашыгыч ярдәм дә чакырмаган, иренең өйгә кайтуын да көтеп тормаган, машинаны кабызган да бала тудыру йортына киткән. «Озак уйлап тормадым, Базарлы Матак хастаханәсенә рульдә үзем килдем. Биредә мине бала таптыручы шәфкать туташлары каршы алды. Озак көтәргә туры килмәде: сәгать ярым да үтмәде, сабыем туды», – ди яшь әни.
 
Бәхеткә, бар да яхшы тәмамланган. Бала табу йортына барып җитәргә өлгерә алмаган булса, бу хәлләрнең нәрсә булып беткәнен күз алдына китерү дә кыен. Үзең яшәгән җирлектә бала тудыру йорты булмау, беренче чиратта, әнә шул ягы белән куркыныч та инде.
 
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Спас бала тудыру йорты монда бала табучылар саны елдан-ел кимү аркасында ябылган. Соңгы елларда Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Чирмешән, Мамадыш районнарындагы бала тудыру бүлекләре дә ябылды. Елына 150дән кимрәк бала туган районнар бу. Дөрес, дөнья булгач, төрле хәлләр була. Шуңа күрә ябылган дип саналган әлеге бала табу йортларында бүген ургент заллар эшләп килә. Тулгагы башлаган хатын-кызны тегендә-монда алып барып җиткерү өчен вакыт бик аз калган очракта, аны шушында гына бала таптыралар. Биредә барлык шартлар да тудырылган. Кирәкле белгечләр дә эшли. Бүген республика районнарында барлыгы 36 бала тудыру йорты исәпләнә.
 
Аз тапсалар, файда юк
Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренә караганда, бала тудыру йортын ябу-япмау мәсьәләсе хәл ителгәндә, иң элек анда елына күпме бала тууга игътибар итәләр.
 
– Елына якынча 80ләп бала тудыру очрагы гына теркәлә икән, бу инде дөрес түгел. Монда акушер-гинекологның һөнәри осталыгы да, квалификация мәсьәләсе дә зур роль уйный. Аннары хәзер бөтен ил күләмендә кечкенә җирлекләрдәге бала тудыру йортларын ябу күзәтелә. Эш күләме җитәрлек дәрәҗәдә булмауга да игътибар итәләр. Кызганыч, андый бала тудыру йортларында аналар арасында үлем-китем очраклары да күзәтелә. Кайбер төбәкләрдә мондый бала тудыру йортлары ябылды инде. Аларга икенче дәрәҗәдәге, ягъни районара бала тудыру йортлары алмашка килде, – ди министр. – Авыр хәлләр тумасын өчен, хатын-кызлар консультациясе бөтенләй башка дәрәҗәдә төзелергә тиеш. Катлаулы очракларга, өзлегүләргә юлыккан хатын-кызлар иң югары яки өченче дәрәҗәдәге бала тудыру йортларында дәваланырга тиеш.
 
Шуны истә тотып, бүген район бала тудыру йортларында сау-сәламәт, баланы үзе табарга сәләтле хатын-кызлар гына әни була. Әгәр аның сәламәтлегендә берәр кимчелек, авыруы бар икән, булачак әнине Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Яшел Үзәндә урнашкан эрерәк бала тудыру йортларына озаталар. Югары хәвеф төркеменә керүче авырлы хатын-кызлар исә фәкать Республика клиник хастаханәсендәге перинаталь үзәктә генә табарга тиеш.

Йорттан ерак булмасын
Республикада йозак эленгән бала табу йортларының соңгысы – Мамадыш районында. Тумышы белән шушы районнан булган язучы, журналист Нәзифә Кәримова моны халык саны 40 меңнән арткан Мамадыш өчен гаҗәп хәл дип саный. Анда яшәүче туганына да баласын Чаллыга барып табарга туры килгән.
 
– Бала табу урыннары яшәгән җиргә якын булырга тиеш. Бу оптимизация дигән нәрсә белән бала табу йортларын, хастаханәләрне ябу җинаятькә тиң. Элегрәк алар хәтта зур авылларда да бар иде. Районнарда перинаталь үзәкләр үк ачмаслар инде. Әмма телевизордан күрсәтеп торалар: ил буенча күпме авыру балага дәваланырга акча җыялар. Аларның күбесе туганда алган чирләр аркасында шундый авыру бит. Уңайлыклар булмагач та, каян тусын ул сау-сәламәт бала. Менә шул турыда уйласыннар иде, – ди ул.
 
Мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, Мамадыш район хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев белән элемтәгә кердек. Баш табиб сүзләренә караганда, биредәге бала табу бүлеге дә ике ел элек – бала табучылар саны елдан-ел кимү аркасында ябылган.
 
– 2010 нчы елларда районда 500дән артык бала туа иде. Акрынлап кимеп, хәзер 100–120гә калды. Бездә быел, мәcәлән, 91 бала туды. Шуның берсен үзебездә таптырдык. Гадәттән тыш очракта баланы шулай үзебездә таптырабыз. Моның өчен ургент зал бар, анда барлык шартлар да тудырылган. Өч акушер-гинеколог, неонатолог, реаниматологыбыз да һәрчак әзер тора. Табиблар җитәрлек. Бала һәм әнисенең хәле тәртиптә булса, алар бездә кала, өч-дүрт көннән чыгарабыз. Катлаулырак очракларда үзебездә туган баланы шундук башкаладагы перинаталь үзәккә озатабыз. Бүген бездә барлыгы 137 хатын-кыз учетта тора, – ди ул.

Җидесе – үзебездә
Мөслим районында да бүген, бала табу йорты ябылса да, ургент зал эшләп килә. Баш табиб Дамир Сөләйманов сүзләренә караганда, ел башыннан бирле биредә 7 бала дөньяга аваз салган. Кайбыч районында ел башыннан бирле дөньяга килгән 70 баланың берсен үзләрендә таптырганнар. Баш табиб Гөлнара Сафиуллина фикеренчә, районнарда бала табу бүлекләре күпләп ябылуга аптырыйсы юк.
 
– Соңгы арада безнең елга 50–60 бала табу очрагы теркәлә иде. Моның өчен генә тулы бер смена тотудан файда юк. Бала тудыру йорты шуңа ябылды. Бу белгечләрнең үзләре өчен дә начар. Гел эшләп, белем-күнекмәләреңне гамәлдә кулланып тормагач, начар бит. Аннары перинаталь үзәкләрдә, шәһәрдәге бала табу йортларында шартлар бөтенләй башка. Җиһазлары да яңа. Белгечләр дә югарырак квалификацияле. Сайлау мөмкинлеге булса, үзем дә шунда бала табу ягын карар идем, – ди белгеч.
 
Кайбычтагы булачак әниләр исә бүген Яшел Үзәндә бала таба икән. Катлаулырак очракта аларны башкаладагы 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе каршындагы 1 нче бала табу йортына яки Республика клиник хастаханәсендәге перинаталь үзәккә озаталар.
 
Белгече дә кирәк
Балтач район хастаханәсенең бала тудыру бүлегенә ябылу куркынычы янамый. Ник дигәндә, биредә туучылар саны элек-электән югары. Хастаханәнең баш табибы Газинур Дәүлиев биредәге бала тудыру йортын яшәткән икенче бер шартны да атый:
 
– Бездә бик көчле кадрлар эшли. Районда искитмәле, заманча бала тудыру йорты төзелеп тә, анда тәҗрибәле белгечләре булмаса, аннан мәгънә юк. Бездә хәзер ике акушер-гинеколог, неонатолог, педиатрлар бар. Авыр очракларда хатын-кызны  Казанга озатабыз. Безнең үзебезгә Арчаның Балтачка якын авылларыннан, Сабадан килеп бала табучылар да шактый. Казаннан әти-әнисе янына кунакка кайткан җирдән биредә бала табучылар да була. Тормыш булгач, төрле чак була бит, – ди баш табиб.
 
Газинур Дәүлиев сүзләренә караганда, демографик күрсәткечләрнең кимү җиле Балтачны да читләп үтмәгән. Соңгы елларда биредә туган балалар саны шактый кимегән. Чагыштыру өчен: элегрәк Балтачта елына 360–380 бала туган булса, быел 300гә тулырмы икән, дип торалар.
 
Бәхет эше
Яшерен-батырын түгел, районда туучылар саны кимүгә халык телендә йөргән имеш-мимешләр дә зур йогынты ясый. Районда бала таптыра белмиләр, шуңа шәһәргә барып табу ягын карарга кирәк, дигән фикер яши халыкта. Бу сүзләрдә ни дәрәҗәдә хаклык бар? Бу сорауны үзебез элемтәгә кергән белгечләргә дә бирдек.
 
Балтач район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев фикеренчә, бөтен кешене дә бер калыпка салырга ярамый. «Шәһәрдә көненә унар бала таптырган белгечнең квалификациясе икенчерәк була, билгеле. Әмма районда да баланы начар таптыралар димәс идем. Бу инде – бәхет эше. Кеше факторы да зур роль уйный», – ди ул.
 
Аның бу фикерен Мамадыш район хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев та куәтләде.
 
 – Күбрәк бала таптырган, күбрәк операция ясаган саен, табибларның тәҗрибәсе зуррак була. Аннары район хастаханәсендә бер үк белгеч көндез дә эшли, төнлә дә килергә тиеш. Көн-төн, кайчак атналар буе хастаханәдән чыга алмыйлар. Шәһәр җирендә исә көндез бер бригада эшли, төнлә икенче бригадасы килә алмашка. Аларның бөтен шартлары бар. Ул шулай булырга тиеш тә. Бүген район җирендә андый белгечләргә эшләргә бик авыр. Аларның көне дә, төне дә юк. Больничный да алып булмый. Отпускыга китә башласаң да, як-ягыңа каранасың, – ди баш табиб.
 
Сүз уңаеннан, киләсе елда Казанда 7 нче шәһәр хастаханәсе каршында яңа перинаталь үзәк төзеләчәк. Моннан тыш Казанның Гаврилов урамында һәм Дәрвишләр бистәсендә 480 урынлы яңа балалар хастаханәләре да барлыкка киләчәк.
 
Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева, психология фәннәре магистры, психолог:
 
– Йөкле чакта хатын-кызның психологиясе 180 градуска үзгәрә. Гормоннар уйнау галәмәте бу. Әни булырга әзерләнгән хатын-кыз күп нәрсәгә борчыла, шикләнеп карый. Хатын-кыз үзенә һәм баласына берни дә янамавына инанырга, моны төгәл белергә тиеш. Кул сузымында гына бала тудыру йорты булмау аның бу халәтен дә тагын да катлауландырырга, кирәксә-кирәкмәсә борчылуына да сәбәп булырга мөмкин. Яшәгән җирлектә тиешле шартлар булу хатын-кызның бала алып кайту-кайтмау карарына да күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясый ала.
Фото: Фрипик.ру
 

Динә ГЫЙЛАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.12.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»