|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2022 Шоу-бизнес
Журналист Зөлфия Галимова: Эльмираны озатырга Чаллы җырчылары һәм Диләрә Илалетдиновадан башка берсе дә килмәде«Шәһри Чаллы» журналисты Зөлфия Галимова Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың соңгы юлга ничек озатылуы буенча үз фикерен белдергән. Ул җырчыны хөрмәтләп озатырга кирәк иде дип саный һәм болай дип яза: «Татарстанның атказанган исемен йөртсә дә, халык җырчысына тиң иде Эльмира Сөләйманова. Аны берәр мәдәният сараеннан мәңгелек йортка озаткан булсак, җырчы һәм тамашачы алдында җитәкчеләрнең абруе арткан булыр иде. Озату мерәсименә килеп берәр җитәкче сүз әйтсә дә яраган булыр иде. Чөнки ул Чаллыда туып-үскән, укыган, шәһәребездә яшәп иҗат итүче бердәнбер Татарстанның атказан исемен алган җырчы. Мин мәдәният идарәсеннән я булмаса мәдәният советыннан берәр кеше чыгыш ясар дип өметләнгән идем...
Ул җырчылар интернетта кайгы уртаклаштылар, контент ясадылар.
Артист дусларының күбесе аның депрессиядә икәнен белгән, әмма берсе дә үзенең концертына махсус кунак итеп чакырып җырлатмады. Бу урында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновтан үрнәк алсыннар иде. Ул Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиеваларны үз концертларында җырлатты.
Ә Эльмираны соңгы юлга озатырга Чаллы җырчылары һәм Диләрә Илалетдиновадан башка берсе дә килмәде. Кечкенә генә өметләребез дә акланмый бит... Урының җәннәттә булсын, моң иясе. Әниеңә, гаиләңә, энеңә Аллаһ сабырлык бирсен», – дип язган журналист.
--- |
Иң күп укылган
|