|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2022 Шоу-бизнес
Җырчы Руслан Трапезниковка татар телевизион хит-парадында беренче урынга менгәне өчен янаганнарСоңгы вакытта “Адашма җилләрдә”, “Күңел” җырларын хит-парадларда ишетергә туры килә. Аларны Руслан Трапезников исемле җырчы башкара. Кем ул? Ник без аның турында аз беләбез? Бу көннәрдә Русланның үзе белән сөйләштек. - Руслан, татар телен өйрәнергә авыр булдымы?
- Җиңел булмады, әлбәттә (елмая). Әнием татар, әтием рус милләтеннән. Шуңа фамилиям дә Трапезников. Төмән өлкәсендә туганмын. Әтием Пермь төбәгеннән иде, әнием Бөгелмә шәһәреннән. Татарстанга күченгәндә, миңа 6 яшь булган. Әлмәт районының Нәдер авылында яшәдек. Татар телен бөтенләй белмәгәнмен. Аны мәктәптә генә өйрәнә башладым. Хәзер татарча яхшы беләм, дия алам, татар телендә җырлар да язам. Казанда энергетика университетын тәмамладым. Шуннан соң бер ел Әлмәт шәһәрендә яшәп алдым. Казанга килдем, аннан Мәскәүгә юл тоттым, инде менә Санкт-Петербургта. Монда күчкәнемә сигез ел булды. Биредә мин җырчы гына түгел, төрле чаралар оештыру белән шөгыльләнәм. Минемчә, иҗат кешесе гел эзләнүдә булырга тиеш. Бер урында гына тора торган кеше түгелмен.
Җырчы Лилия Хәмитова белән
- Татар эстрадасына килеп эләгү нәрсәдән башланды?
- 16 яшемдә “Йолдызлар фабрикасы”на эләктем. Сүз уңаеннан, берничә көн элек арабыздан киткән җырчы Эльмира Сөләйманова белән дә әлеге проектта таныштык. 5 сәгать буена студиядә “Адашма җилләрдә” җырының кушымтасын яздырган идек. Икенче тапкыр очрашу костюмнар тегү урыны - “Илдан Лик”та булды. Ул чагында миңа – 17, Эльмирага 24 яшьләр тирәсе. Анда барышлый салкында автобус көтеп торганны хәтерлим. Безнең белән тагын Рүзилә исемле кыз да бар иде. Менә шунда Эльмира үзенең Чаллы шәһәрендә кибетче булып эшләгәнен сөйләде. Аның көчле, чыдам холыклы кыз булуын аңлап алдым. Хыялына ирешер өчен гаиләсен калдырып, Казанга килеп йөри иде. Кешедә күпме көч, максат булган. Бик тырыш булуы йөзенә чыккан иде. Үлү хәбәрен ишеткәч, бик авыр булды. Еладым. Әле дә елыйм. Бик яшьли арабыздан китеп барды. Соңгы елларда концертларда да күренмәде. Аны чакырмаулары турында үзе дә әйткән булган. Артист кешегә игътибар кирәк шул. Эльмира чын мәгънәсендә, күңел кошы иде. Үзе дә шулай әйтүләрен яраткан. Урыны җәннәттә булсын.
“Йолдызлар фабрикасы”на килгәндә, анда катнашып, ике-өч ел узгач, үземнең җырларымны яза башладым. Бүгенге көндә өченче альбомымны әзерлим. Клиплар саны 12 дән артты. Тәкәббер булып күренәсем килми. Әмма татар эстрадасында чын артистлар аз. Артист булу бик авыр эш. Чын артист бер урында гына тапталып калырга тиеш түгел. Һәрчак эзләнүдә булырга тиеш. Күпчелек артистлар иҗатларына яңалык кертмиләр. Тамашачы кабул итәрме икән дип куркалар. Аннары үзеңне таныту өчен күп акча кирәк. Чыгымнар шактый һәм ул үз-үзен акламый.
Артистларның корпоративларда, банкетларда акча өчен җырлап йөрүләренә каршы түгелмен. Аларның үзенә генә хас булган стиле булырга тиеш бит. Кайбер артистлар еллар буе барган шаблоннарны кулланалар, кабатлана торган продукт эшлиләр.
Кипрда ялда вакытта
- Соңгы вакытларда хит-парадлардан бик еш ишетәм. Радио-телевидениедә “Адашма җилләрдә”, “Күңел” җырларыгыз еш яңгырый.
- Әйе, төрле мәйданчыкларга ротациягә бирдем. Телевизион хит-парадларда да катнашып киләм. Һәркемнең беренче буласы, җиңәсе килә. Шулай соңгы катнашкан телевизион хит-парадта 3-4 урыннан бер тәүлек эчендә беренче урынга мендем. Хит-парадның бер катнашучысына бу ошамады. “Вконтакте”дагы шәхси битемә төрле кешеләрдән хатлар килә башлады. “Тавыш санын бер көн алдан булган тавышлар санына кире кайтарыгыз”, - дип язып янадылар. Ничек инде мин аны кире элеккеге халәтенә кайтарыйм?! Барыбер аңламадым. Бер егет минем номерны табып шалтыратты. “Вконтакте”га да язды. Шәхеснең үзенә күчәсем килми. Ул кешеләргә бәхет, якыннарына исәнлек телим. Әлеге хит-парад безнең тормышта бернәрсә дә хәл итми. Гомумән, мин тавыш чыгара торган кеше түгелмен. Мөнәсәбәтләр бозарга яратмыйм. Аннары минем кеше мөнәсәбәтләре белән бәйле ике җырым да бар - “Бүген” һәм “Күңел” дип аталган җырлар. Аларның сүзләренә төшенгән кешеләр күбрәк булсын дигән теләктә калам.
- Иҗатыңда тагын нинди яңалыклар бар?
- Бер зур яңалык әзерлибез. Үзем генә түгел. Җырчы Лилия Хәмитова белән аның “Буран дулый” җырына коллаборация эшләдек. Яңа елда аны киң җәмәгатьчелеккә чыгарачакбыз. Дөресен генә әйткәндә, “Буран дулый” җырына шактыйдан язылган аранжировка ята иде. Җырны тамашачыга җиткерер алдыннан матур аранжировка кирәк бит. Лилия Хәмитова үзе дә үзгәрергә кирәк дип әйткәне бар иде миңа. Авторлык хокуклары буенча да авыр булмаган җыр эзләдем. “Буран дулый” җырын ишетмәгән татар юктыр. Хәтта тавышыбызны студиядә яздырган рус кызы да бу җырны белә икән.
Бик матур коллаборация килеп чыкты. Техник яктан калган эшләрен башкарып, Яңа елга әлеге җырның яңа вариантын чыгарырга ниятлибез. Үзебез дә зур түземсезлек белән көтәбез. Тамашачыга ошар дигән теләктә калабыз.
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|