|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Тыгылган итне тартып алмакчы булган егет кулсыз калганХатын-кыз гаебе белән кулы иттарткычта өзелгән егет турындагы җинаять эше судка җибәрелде. Тикшерүчеләр хәбәр иткәнчә, июнь аенда Казан кибетләренең берсендә администратор булып эшләгән 42 яшьлек хатын-кыз ит тураучы 24 яшьлек егеткә тиешле детале булмаган иттарткыч белән эшләргә рөхсәт итә. Җайланманың кулларны саклау өчен детале булмаган. Хатын-кыз эшчегә кирәкле инструктаж да үткәрмәгән. Нәтиҗәдә, эш барышында егет бункерда тыгылган итне тартып алмакчы булган, шул вакытта аның кул чугы өзелә, дип яза Татар-информ. Администраторга карата «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын-кыз үз гаебен танымаган. Эшнең материалларын алга таба карау өчен судка җибәрделәр, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|