|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2022 Шоу-бизнес
«Ачы баланнан да ачы күз яше» – Эльмира Сөләймановага багышлап шигырь язганнар
Эльмира Сөләйманова җырлаган җырларның авторы Ачы баланнан да ачы күз яше.
Иртән йөрәк өзгеч хәбәр ,
Катып калдым, сүзем әйтә алмый.
Нигә язмыш сине шулай,
Иртә алды бер дә аямый.
Эльмирам, җаным бәгырькәем,
Балакаем бит син минем.
Ага яшьләр, булмый тыеп,
Булмас инде синең тиңең.
Иҗат баскычыңның биегенә менеп,
Яши башлаган идең бит әле.
Ачы баланнан да ачы бүген,
Аккан күз яшьләренең тәме.
Елый бүген табигать тә,
Буран булып оча җирләргә.
Елый тамашачың югалтудан,
Киттең җаным, кайтмас җирләргә.
Синдә генә шундый тавыш,
Синдә генә шундый моң иде.
Әллә соң сиңа балакаем,
Кемнеңдер күзе тиде.
Әллә шулай моңлыларны,
Язмыш аерамы соң яшәүдән.
Балаларың көтәр инде,
Менә кайтыр диеп, карап тәрәздән.
Мәңге сүнмәс җырларың синең,
Җырланыр тамашачың телендә.
Урының оҗмахта булсын җаным,
Зәңгәр күкнең иң биегендә.
Эльмирам җырлаган җырларның авторы
Әлфирә Гайнуллина
--- |
Иң күп укылган
|