поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
10.12.2022 Җәмгыять

Марат Кәбиров: Кешедәге ахмаклыкка шаккатам

Премия бирделәр бер көнне. Калын гына конверт, шул юан конверт эчендә – әллә ничә котлау хаты һәм зифа буйлы саф бер купюра. Шатландым инде, әллә ни зур булмаса да, сатып алган акча түгел бит.

Аның каравы, кибеткә кергәч, сатучы кызның тиешле купюралары булмады да тегене унлыклар белән бирде. Менә, җәмәгать, акчаның үз сере бар икән аның. Галәмәт әйбәт эшли. Тылсым! Акчаңны күбәйтәсең килсә, аны унлыкка әйләндерергә кирәк икән. Вәт шунда күбәя дә, весы да арта.
 
Бөтен кесәләр көнбагыш тутырган кебек кабарып чыкты хәзер. Кесәгә сыймаганын учка йомдым. Китеп барам шулай шалтыратып урам буйлап. Бөтен нәрсә кабарган, йодрык йомарланган. Базарга җиттем. Бер читтәрәк теләк теләп озатучылар тезелеп баскан. Хәер биреп китсәң – теләк телиләр, бирмәсәң – озатып калалар. Кайда икәнен белмим. Тыңлап бетерәсеңмени инде аны. «Иди ты…» – диләр инде. Озаталар.
 
Менә ул, җәмәгать, йодрык төйнәп йөрүдән дә авыррак нәрсә юк икән. Уч кычыта башлый. «Татарлар, бердәм булыйк, бер йодрык булыйк!» – дигән чакыру бар бит әле. Без дә шуңа ышанып, бер йодрык булып бердәмләшәбез дә бераздан кычытына башлыйбыз бугай – таралабыз. Озак вакыт йодрык булу мөмкин түгел икән. Менә шундый акыллы уйлар килә башка. Акыл да акчасы күп кеше янында йөри икән.
 
Тукта әле, мәйтәм, бер йодрыкны азат итим әле. Әрвахлар рухы да шат булыр, минем премия хөрмәтенә банкет сыман нәрсә ясарлар. Хәер таратырга булдым. Бер картка бирдем – битен сыпырды, икенче кортка чукынырга тотынды, үземне дә чукындыра башлаган иде, өченчесенә күчтем. Киләм шулай рәт буйлап. Рәхәт.
 
Йөзләренә карамыйм хәзер. Биргәннең битенә карама, дигән әйтем бар бит. Алганның да битенә карарга ярамый икән. Битлеге селкенә башлый. Мин дә карамыйм.  Квартира өчен алалар, утка, суга, газга, һавага… Салымнар алалар… Пенялар, процентлар… Алалар, Аллага шөкер. Ихтыяҗ бар.  Йөзләренә карамыйм. Бу юлы да шулай. Бер мәлне унлык сузган кулымны берәү бәреп җибәрде.
 
Башымны күтәреп карасам – корсагын киереп төп кебек юан бер абзый басып тора. Затлы костюмнан. Галстугының очы минем күкрәккә төбәлгән.
 
– Син нәрсә мине мыскыл итәсең?! – ди.
 
– Хәер бирәм, – мәйтәм.
 
– Мин хәерчегә охшаганмынмы?! – ди.
 
Ә мин… Нәрсә әйтергә дә белмим. Хәзер кешенең киеменә карап кына бер нәрсә дә әйтеп булмый. Әле бер көн кибеттә бик сәләмә киенгән берәү әллә ничә шешә аракы алды. «Бомжлар банкет үткәрә микән әллә?» – дип артыннан чыккан идем, фәлән миллионлык «Мерседес»ка кереп утырды. Шуңа ни әйтергә дә белми торам.
 
– Кем белә инде, мәйтәм, бәлки кредитка алгансыңдыр.
 
– Кредитка! – Теге кызарынды-бүртенде, шартласа – күмелеп калам бит дип үземне кызганып җиргә тартылып куйдым. – Син беләсеңме минем кем икәнне?!
 
– Юк, белмим.
 
– Мин – Фәлән Фәләневич Фәләнев!
 
– Танышуга шатмын. – Фәстердем инде аз гына. Мин танышуга түгел, аның шартламавына шат идем.
 
– Бу базарның хуҗасы.
 
Нәрсә дип әйтәсең инде?! Кабат хәер биреп тә тормадым. Оҗмахка кермәячәге көн кебек ачык инде. Ул моны үзе дә беләдер, шуңа хәер-догага исе китмидер. Белә, кәнишне. Бу хәтле гәүдә белән оҗмах ишегенә сыеп буламыни!
 
Теге бер генә ым какты, ике әзмәвер ике ягымнан тотып базардан чыгарып ташладылар. Кесә тулы тимер акча булгач, авырлык ярыйсы гына арткандыр инде, бик еракка ыргыта алмадылар. Рәхәт инде акчаң булгач. Ул саклый һәр очракта да.
 
Күп вакыт үтмәде, теге Фәлән Фәләневичнең вафаты турында хәбәр булды. Йөрәге тоткан. Әле менә шуның рухына хәер биреп чыгып киләм. Таныш бит инде. Теге вакытта күңелемә ятмаса да – адәм баласы. Бәлки, бүген аның турында уйлаучы да юктыр. Һәркем үз дөньясында гына хуҗа, башка дөньяга күчтеңме – барысы да башкачарак.
 
Адәм баласы әллә нәрсәләрнең хуҗасы булырга мөмкин, тик үз гомеренә генә тулысынча хуҗа түгел. Үзеңне әллә кемгә санап, кеше алдында текә кыланырга телисең икән, һич югында ике гомерең булырга тиеш. Ә хәер жалкы түгел… Ул миндә әллә күпме хуҗаларга җитәрлек әле…
 
Марат Кәбиров

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.12.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»