|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Тюбингта шуган 6 яшьлек малай чак үлемнән калганУфада шуарга рөхсәт ителмәгән тауларда балалар имгәнү очраклары теркәлә башлаган. Шушы көннәрдә дәваханәгә 6 яшьлек бала эләккән. Ял көннәрендә Кадыйр абыйсы белән 3 метр биеклектәге тау битеннән шуганнар. Ни кызганыч, бу хәл фаҗига белән тәмамлана язган. “Шуып төшкән вакытта кайсыдыр мизгелдә без кире якка борылдык. Мин моны сизеп калдым һәм һушымны югалттым. Авыртуны да тоеп өлгермәдем”, – ди Кадыйр.
Бүген, бәхеткә, малай сәламәтлегенә берни янамый. Ә берничә көн элек реанимация бүлеге табиблары аның гомере өчен көрәш алып барган. Ике көн Кадыйр һушына килә алмыйча яткан. Нейрохирурглар аңа җитди баш сөяге-мие җәрәхәте диагнозы куйган. Хәзер инде малай бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына шуачак.
Медиклар сүзләренчә, мондый хәлләр кышын еш очрый.
Уфаның 17 санлы балалар сдәваханеәнең нейрохирургия бүлеге мөдире Евгений Котриков: “Кышын көн саен тюбингларда шуып имгәнгән берничә баланы китерәләр. Тюбинг ул нәрсә? Идарә итеп булмаган снаряд ул. Балалар ярата, әлбәттә, әмма ул аның белән идарә итеп булмый, шуның белән ул хәвефле дә”, – ди табиб.
Әйткәндәй, Кадыйр Уфаның перинаталь үзәге тирәсендәге тау битлегендә тюбингта шуган. Ә анда агачлар да, тигез булмаган урыннар да бихисап.
Хәзер коткаручылар биредә шуарга тыела дигән кисәтү табличкалары урнаштыра.
Чыганак: gtrk.tv
Фото:misanec.ru.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|